Татарстанда дача йортына электр уты керткәндә ток сугудан ир-ат үлә

-- Alfia

Татарстанда яшәүче 60 яшьлек ир-ат дача йортына электр уты үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«10 августта көндез республиканың Югары Ослан районында бакчачылык ширкәте янында трансформатор будкасы янәшәсендә 60 яшьлек ир-ат мәете табылды. Ир-атта электр тогыннан зарарлану билгеләре ачыкланды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул дача йортына электр үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән», — диде Андрей Шептицкий.

Ир-ат һәлак булганнан соң, тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: telegraf.com.ua

Бәйле