Салаватка сценарий язучы Альберт Шакиров мулла мәзәгенә бәйләнүчеләргә — «Вагаябыз бугай»

-- Alfia

// Tatar Today //

Халык артисты Салават Фәтхетдиновка сценарий язучы Альберт Шакиров мулла мәзәгенә бәйләнүчеләргә фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, Салаватның мулла турындагы мәзәген өелешеп тәнкыйтләүчеләрнең тавышы 31 нче сезон концертының аеруча мөһим акцентларын баса язган. «Салават булмаса, бөек актёр Шәүкәт Биктимеровның бу елны үлмәс герое Әлмәндәр яшенә җиткән була алганын кем искә алыр иде икән? Әлмәндәре дә, Шәүкәте дә, мәхәббәте дә боегып читтә калды. Вагаябыз бугай, дуслар. Елак бала кебек бер-беребезгә үпкәләргә генә торабыз», — ди Альберт Шакиров.

 

Мәгълүмат Альберт Шакиров инстаграмыннан

 

Бәйле