«Баласын тапканда үлсә ярар иде дип теләдем, каргыш ике башлы икән»

-- Лейла

Кыска эш көне булса да, эшеннән ашыгып кайтты бүген Нәфисә. Улы гаиләсе белән кайтып, капка төбендә көтеп торадыр кебек тоелды аңа. Шылтыратырга уйлап телефонын кесәсеннән бер алды, бер кире салып куйды. Күзен юлдан алмады. Никадәр көтсә дә, капка төбе буш иде. Өенә кереп киемен алыштырды, мунча ягып кайтырга дип ишек алдына чыкты. «Күбрәк ягыйм, кызуырак булсын, бүген оныгым кайта бит, мунча чабармын, улымның дәвамы, нәселебезнең дәвамы» — дип уйлады ул, ихлас күңелдән куанып. Яратмаган киленен исенә дә төшермәгәнлеген шәйләп, тагын бер елмаеп куйды.

Йортына кергәч күзен тәрәзәдән алмады, сәгатькә карады. Автобус белән кайтсалар кайтып җитәргә тиешләр иде, юк инде, ничек яшь бала белән автобуста йөрсеннәр, такси белән кайтырлар, дип үзен юатты. Өстәл әзер, мунча ягылган, кунаклар гына кайтып җитми, дип ял итәргә утырган иде, күзе ишек төбендә тумпочка өстендә яткан ачкычлар бәйләменә төште. Дүрт ел элек улы Разим куеп чыгып киткән иде аны. Ничек куеп чыгып киткән, шулай тора, беркемнең дә хозуры җитми аңа кагылырга, астына калын катлам булып утырган тузанны да сөртергә кыйган кеше юк. Сөйгән кызы Айгөле янына чыгып китте улы, 26 ел элек әтисе дә шулай ук ачкычын куеп, Нәфисәне, берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән калдырып, сөяркәсе янына чыгып киткән иде. Яратып кавышып, алты елга өч бала бүләк иткән иренең хыянәте катырды гына Нәфисәне, ә газиз баласы вакытсыз аның чәчен агартты, зиһенен чуалтты, төтенсез утта яндырды.

Кәрәзле телефон тавышына сискәнеп китте Нәфисә-улы, улы, газизе шылтырата!

– Улым, улым, кайтып җитәсезме әле?- диде ул ашыгып, башка сүз ишетүдән куркып.

– Әни, хәлең ничек?- диде Разим, әңгәмәне сузарга тырышып. — Ни бит әле, әни, Айгөл исемне монда мәчеттә генә кушабыз ди, кайтып торып булмас инде.

– Ничек улым, мин бит әзерләндем, мулла чакырдым иртәгәгә, оныгыма исемне бездә кушарбыз дигән идек бит.

– Ярый инде, әни. Айгөл шулай ди бит, бала әзрәк үскәч кайтырбыз. Син үзең кил. Ярый сау бул, — дип ашыгып телефонын куйды.

 

Кулы утлы күмер тоткандай кызуын сизеп, телефонын кроватька атып бәрде Нәфисә. Кулы ачкыч бәйләменә үрелде, бу минутта ачкыч бәйләме иң кадерле әйбер кебек тоелды, ике кулы белән учлап аны иреннәренә китерде дә, бертуктаусыз «улым, улым» дип өзгәләнеп, кычкырып кабатлады. Радиоалгычтан көннәр буена бер туктаусыз сөйләгән

алып баручының сүзләре колагына чалынды. Ул Нәфисәдән уздырырга теләп, «Гаепне үзеңнән эзлә» дип, тапшыруын дәвам итте.

– Нинди гаеп, нидә минем гаебем? Якты дөньяга өч бала бүләк итүдәме? Берүзем шул балаларны укытып кеше итүдәме, әйт нәрсәдә? — Радиоалгычка ачулы караш ташлап, аны розеткадан тартып алды да, кроватька ауды Нәфисә. Учындагы ачкычларын үбә-үбә, тәгәри-тәгәри елады ул.

Уянып киткәндә, тулы ай аның кровать янындагы тәрәзәгә килеп, уяндыңмы дигәндәй, аңа елмаеп карап тора иде. «Аем, тулган аем, син бәхетле, синең бәхетең түгәрәк, ә мине рәнҗеттеләр. Газиз балам мине олы авызлы, зур түшле, нечкә аяклы, бер метр да егерме сантиметрлы кызга — «мультфильм»га алыштырды. Син генә минем язмышымның тере шаһите. Әтисе чыгып киткәндә ике яшьлек кенә иде бит ул. Бәләкәй, ятимлекне сизмәсен дип, мин аңа бөтен назымны бирдем, тәмле ризыкларны абый-апасыннан качырып аңа ашаттым. Нинди матур, мәхабәт гәүдәле булып үсте әнә, кара чәчләре дулкынлы, кашлары кыйгач, күзләре коңгырт, нәкъ әтисенең яшь чагы инде. Әтисе дә шулкадәр матур иде без кавышканда. Югары уку йортында укыган вакытта смотр концертына әзерләнгәндә танышканнар иде алар. Хәлим баянда сыздыра, Нәфисә җырлый иде. И-и-их! Ул вакытлар, мәхәббәт утында янган бәхетле мизгелләр! Укып бетергәч, өйләнешеп, Хәлимнең туган ягына кайттылар, бер-бер артлы улы, кызы, төпчеге дөньяга килде. «Артык бәхетле булырга ярамыйдыр күрәсең. Бөтенләй дә шикләнмәдем шул Хәлимемнән, әллә әзрәк коерыгын кыссаң…

Горур идем, балаларымны үзем үстерәм, гафу итмәячәкмен, дип сүз бирдем. Өчәр эштә эшләдем, бәйләмен дә бәйләдем, бакчасын да карадым, балаларым югары уку йортларында укып, һөнәрле булдылар.

Чыгып китеп өч ел яшәгәч кайткан иде Хәлим. Разим: «Әни, әти кайтмаска китте дигән идең, менә бит кайтты!» — дип кочагына ташланды. Җан тартмаса, кан тарта диләр бит, әтисе чыгып киткәндә ике яшьтә калган бала, ничек таныгандыр, әтиләре чыгып киткәндә алты-дүрт яшьтә калган улым белән кызым урыннарыннан да кыймылдамый басып калдылар, ә төпчегем тупсаны кочып: «Әтием, китмә! Әтием мин синең белән барам!»-дип үксеп елап калды. Төпчегемә тугыз яшь булганда тагын кайтты ул. Гафу сорады. Разим тагын йөгереп барып аның кочагына чумды.

– Әни, әти бездә калсын, ул уйнар, син җырларсың. Зөлфия апага Гәвис абый матур уйнамый, әтием матур уйный дип сөйләгән идең бит,- дип хәйләләр корды. Әтисе чыгып киткәч сүз гел аның турында гына барды. Хатамны аңлап, мин төн буе еладым. Аем, хәтерлисеңме, анда да син бәхетле елмаеп минем тәрәзәмә килгән идең. Хәлимемне кочып, җылы күкрәкләренә башымны салып, мәңгелеккә йокыга таласым килде, бу якты дөньяның бетмәс мәшәкатьләрен онытып, сөясем-сөеләсем килде. Юк, горур идем — сүз биргәнмен, имеш. Әллә шул вакытта мин горурлыгым аркасында сабыемның өметен өзеп, үземә ышанычын югалттыммы?

Төпчегемә унбиш яшь булганда өченче кабат кайтты Хәлимем. Олы улым өйләнгән, кызым югары уку йортында, төпчегем мәктәптә укып йөри. Ул

кайтканга иң сөенгән кеше төпчегем булды, сөйләп сүзләре бетмәде. Төпчегеннән башкаларга кирәкмәгәнлеген тоеп, Хәлим китәргә ашыкты. Моны сизеп, Разим коңгырт күзләрен тутырып миңа карады, мин күзләремне читкә алдым. Атна буе сөйләшмәде улым минем белән, телефон аша әтисе белән аралашты. Шушы кайтуыннан соң Хәлим башка өйләнмәде, килеп безнең күзгәдә чалынып йөрмәде.

Улым да үсеп мәхәббәт утында яна башлады. Кем белән аралашу — дуслашуына бик әһәмият бирмәсәм дә, бергә эшләгән иптәшләрем: «Киленеңне күргәнең бармы ? » — дигәч, интернетка кереп улым белән кызыксына башладым. Төрле фигыльдә улыма сыенып төшкән бер метрлы кызны күргәч, йөрәгемә ут капкан кебек булды. Кызымнан сорап кызыксындым. Кызым аларның күптән дуслашып йөрегәнен әйткәч, эш тирәнгә киткәнче дип: «Сез минем улыма тиң түгел, калдырыгыз минем улымны» — дип смс җибәрдем. «Сез Алла түгел, кайдан беләсез улыгызга кем тиң икәнен, без барыбер бергә булачакбыз», — дип язды кызый. «Минем мәетем аша,» — дип яздым мин.

Смс-ларны улым укыган. «Әни, син беләсең икән минем кем белән очрашканны. Мин Айгөлне яратам, рөхсәт бир безгә өйләнешергә», — диде. «Син нәрсә, мин сине бер метрлы мультфильм өчен үстердемме? Күрәсеңме син, беләсеңме син үзеңнең нинди мәхабәт икәнеңне? Ул сиңа тиң түгел, белеме дә юк бит ичмасам, үзеңнең тиңеңне тапкач, өйләнерсең,» – дип кырт кистем. Улым тынсыз калып карап торды миңа. «Рәхмәт әни, миңа җил-яңгыр тидерми үстерүеңә. Бар нәрсә дә син теләгәнчә генә булырга тиеш дигән сүз түгел әле бу. Мин аны яратам, мин аның янына китәм», — дип ачкычын куеп чыгып китте. Туганнарына барып йөреде, телефон аша минем белән дә сөйләште, әмма ишектән кайтып кермәде.

Вакытсыз чәчем агарды. Җырлаганда җырларымның мәгънәсе, моңы калмады, дөньяның яме бетте. Улым белән безне ул аерды дип, ятсам да, торсам да теге олы авызны каргадым, авырга калганын ишеткәч, баласын тапканда үлсә ярар иде дип теләдем, алама төшләр күрсәм дә аңа юрадым. Каргыш ике башлы диләр бит, тулган аем, менә мин бу якты дөньяда бер үзем калдым, кайда мин ялгыштым?

Ул кайтармый инде улымны, ул кайтармый, олы улымның хатынына әйткән бит, әнисе килеп гафу үтенмичә, Разимны өенә аяк бастырмыйм дип. Әллә чынлап та барып үтенимме икән, тулган аем? Уйлап карасаң, ул олы авыз да матурлыкны сатып алмаган бит… Ходай биргәне шундый гына булгач нишләсен инде ул бала. Интегеп үстергән балакаем туган йортына аяк та баса алмый интегә бит. Шундый китек бәхет өчен үстердемме мин аны бер үзем интегеп? Барыйм, әйеме, тулган аем!” Нәфисәнең сөенечтән еш-еш типкән йөрәге нигәдер нык итеп кадап куйды, күкрәге янып, бар тәненә җылылык йөгерде. Өмет чаткысы кабынган күзләре, тулган айга төбәлеп, мәңгелеккә катып калды.

Күзенә төшкән тулган ай нурына уянып китте Разим. Сабыен юындырып салгач, янына посып кына ятып торган иде, йоклап киткән күрәсең. Сабыен урынына салып, аның өстенә юрганын салып куйган хатыны. Сөйгәненә карата бигерәк ихтибарлы шул Айгөл, артык сораулар да бирмәс, юкка зарланып йөдәтмәс, ашарга да бик тәмле пешерә, нәкъ үзенең әнисе кебек. Әнисе «мультфильм» дип атаса да, «Дюймовочка» кебек хатынын ярата Разим.

Ирләргә охшамас бер кимчелеген дә күрми Айгөленең. Хәзерге вакытта бик модалы саналган калын иренле олы авыз, күз салган саен җаныңны җилкетеп торган зур түшләр. Күп ир затларының карашын җәлеп иткән төз ботлары нечкәрәк булсалар да, күпләрне әйләнеп карарга мәҗбүр итәләр кебек тоела иде аңа. Сөйгәненең кыска буе әзмәвердәй егетне бер күрүдә гашыйк итте дә инде, шул кечкенә буй-сында “сине сөям” дип типкән йөрәк булуы, аны бары син — мәхабәт гәүдәле ир заты — бәхетле итә алуыңны тою Разимның һушын ала, горурлык өсти, ирлек дәрәҗәсен күтәрә иде. Аның үзен бер кемгә дә бурычлы тоймый, әйтәсе килгән сүзен әйтеп, үзе теләгәнчә яшәвенә сокланды ул.

Әнисе әтисен гафу итмәү аркасында бәхетсез үстем дигән фикердә яшәгән Разимның күңелендә танышкан көннән хатынына карата хөрмәт хисе яшәде, әниле көе әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үсүе бигрәктә гаҗәпләндерде аны.

Айгөлне сайлап, әнисен үпкәләткәнен аңласа да, әллә ни игътибар бирмәскә тырышты. Әнисе йортыннан ачкыч бәйләмен куеп чыгып киткәндә, укып бетереп диплом алган иде ул. Баш калага барып эшкә урнашты. Айгөлне дә үзе янына алды. Мәчеткә барып никах укыттылар. Айгөле читтән торып югары уку йортына укырга керде. Вакытлыча фатирга кереп яши башладылар. Бер яктан да ярдәм кулы сузучы булмагач, инженер акчасына әллә кая барып булмады шул. Аннан соң әнисе үзе килер, Айгөле белән дуслашырлар дип уйлады.

Гомер бик тиз уза икән ул, ай артыннан еллар үткән, ышанмаслык хәл — дүрт ел узып та киткән. Елга бер абыйлары янына Яңа ел каршыларга кайттылар. Җиңгәсе белән Айгөле бик тиз уртак тел табып сердәшкә әйләнделәр.

Кайткан саен Разим түземсезлек белән әнисен көтте, килер, үпкәләр артта калыр дип уйлады. Тик горур әнисе күренмәде, ни гаҗәп, абыйсы да әнисе турында сүз күтәрмәде, кеше тормышына кысыласы килмәдеме, әллә әнисе кисәтеп куйган идеме.

Айгөлнең авырга калганын белгәч ЗАГСка барып керделәр. Әти-әниләренә хәбәр биргәннәр иде. Әтисе килеп, аларга бер бүлмәле фатир бүләк итте. Ике яктан да әниләре килмәде дә, котламады да. Разимның өмете өзелде, Айгөле кебек, тормышны булганы белән генә кабул итеп яши башлады. Улы тугач дөньяны бөтенләй башкача күрде Разим. Ходай Тәгалә бүләк иткән кечкенә җан иясен тугыз ай буена йөрәкләре астында йөрткән хатын-кыз затына рәхмәте чиксез иде аның.

Сабыен кулына алганда аның ярдәмгә мохтаҗлыгын тоеп, кечкенә өч бала белән калган әнисе каршында тезләнеп гафу үтенәсе килде, әнисен рәнҗетергә дә хакы булмаганын аңлады. Шуңа да әнисе оныгына исем кушарга чакыргач, бер сүзсез риза булды. Айгөле аны аңламады. «Гафу үтенсен, минем бер гаебем дә юк. Кеше аша җиткерсә, ышанмас идем, Үземә язды бит ичмасам. Нәрсә минем бәхетле булырга хакым юкмы? Газиз әнием сатты, кайнанам кабул итмәде, яшь дигәч тә, әллә олылар саташканмы? Бар, үзең бар, без бармыйбыз”- дип үз сүзен кабатлады. Аптырауда калган Разим: «Баргач аңлашырбыз “, — дип тә карады. «Сорамый ризалашмаска иде» — дип кырт кисте хатыны. Аңлады ул әнисен

рәнҗеткәнен, ризалык бирмәгән булса яхшырак булыр иде дә, нишлисең, әнисе, хатыны, баласы белән тулы тормышта яшисе килгән иде шул аның…

Уйланып яткан Разимның күзләре ирексездән яшьләнделәр. Ир кеше өчен гадәти хәл булмаса да, күз яшьләрен тыя алмады ул. Тулган ай нурларыннан оялып юрганы белән башын да каплап карады. Ачы күз яшләре хуҗасына буйсынмыйча акты да акты, гүя дүрт ел буена күңелендә җыелган сагыш күз яшенә әйләнеп ага, әнисен сагынып, әнисен юксынып йөрәге елый аның. Үкенечле, әрнүле күз карашын тулган айга төбәде. «Синең бәхетең түгәрәк, нурларың белән җылыта алмасаң да, төнге карангылыкны яктыртып, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп кешелекнең моң-зарын тыңлыйсың. Минем бүген бар нәрсәм бар — югары белемем, яраткан эшем, яшәргә фатирым, сөйгән хатыным, газиз балам, ә бәхетем китек, чөнки кадерле әнием белән уртак тел таба алмадым. Шунысы кызганыч, нәрсәдер үзгәртеп карарга тырышмадым да хәтта, ә син һәрвакыттагыча әнием кароваты янындагы тәрәзәдән елмаеп, минем әниемне күреп торасыңдыр… Нигә соң без адәм балалары, тыныч илебездә бәхетле елмаеп, уйнап-көлеп, тулы тормышта рәхәтләнеп яши алмыйбыз, тикшерәбез, канәгатьсезлек белдерәбез. Күз яшенә чыланган салкын түшәкләрдә, сагышта гомеребезне уздырабыз. Язмышның язылмаган кануннарын үзебез өчен, якыннарыбыз өчен кирәкле якка үзгәртеп булмыймы? Тулган ай, кермә син кара болытлар арасына,син бит аларны урап үтә аласың, китек ай китек бәхеткә тиң, китек бәхет җан тынычлыгын ала, вакытсыз утка сала. Бала чагымда синең белән төннәр буена әниемнең елаганын күзәтә идек. Тулы ай нурлары төшеп, әнинең күзләреннән яше акса эндәшмә, күрмәмешкә салыш, дип кисәткән иде абыем. Абыем! Абыем минем ышанычым, терәгем булды, күп вакыт ул миңа әтиемне алыштырды. И-и-их! Ул әтиле буласы килүләре! Малайлар әтиләре турында сөйләгәндә, әти кеше нинди була икән дип, малайлар авызыннан чыккан һәр бер сүзне, һәр бер хәрефне йотып бара торган идем. Урамнан кайткач уенчыкларым белән әтиле уйныйм, кайсысын тиргәп, кайсысын ирләрчә мактар идем. Соңгы кайтуында әтиемне калдырмагач, бик озак әниемә үпкә саклап йөрдем. Әтиемнән үзе янына яшәргә алуын үтендем. «Улым, син мине аңларсыңмы икән, минем бит сезнең алда гаебем зур. Кечкенә чагыгызда мин сезне азгын хисләремә алыштырдым. Хәзер мин сине үз яныма алсам, әниең генә түгел, кешелек гафу итмәс мине. Сөйләшеп, аралашып яшәрбез, улым. Әниегез дөньядагы иң яхшы кеше, аны саклагыз» — дигән иде шул. Саклагыз! Саклагыз!…

Кинәт әнисе караңгылыкка, кара болыт арасында йөзгән тулган ай астына очып кереп бара кебек тоелды. Разим куркып, тотып калырга теләп, әнисенә кулын сузды: «Әни, әни, китмә, әнием! Үзе тавышыннан үзе куркып яткан урыныннан сикереп торды. Саташумы бу, оеп китеп төш күрдемме, дип кире ятты.

Йөрәген курку алды, әнием белән бер-бер хәл булмадымы дип борчылды. Түземлеге бетеп, кухня ягына чыгып әнисенә шылтыратты. Тик әнисе җавап бирмәде. Тагы, тагы шылтыратты. Ишекле-түрле йөреп такси чакырды. Барып җиткәнче өч сәгать вакыт уза дип, шиге барлыгын шылтыратып абыйсына сөйләде. Разим туган йортының капкасы төбенә килеп туктаганда, йортның бар бүлмәсендә балкып ут яна, ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктаган, гомергә авызына тәмәке алмаган абыйсы, тәмәке тартып ишек алдында арлы-бирле таптана иде.

…Баласы шыңшыганга уянып киткән Айгөл иренең урынында юклыгын күреп сагайды. Кухня өстәлендә яткан язуны күреп кулына алды. «Айгөл, аптырама, мин әни янына китәм» — дип язган иде сөйгәне. «Көн җитмәгән» — дип уйлады да барып ятты. — Балам, сабыем, улым минем! Мин бер вакытта да сине ташламам, синең дусың булырмын, ә син әтиең кебек мәхабәт бул, матур, таза булып үсәрсең, кешеләр сине сүз белән рәнҗетерлек булмасын, — дип сабыен җылы күкрәгенә кысты.

Бәхет биш ел элек Разимны очраткач кына елмайды Айгөлгә. Бишенче класста укыганда әбисенә калдырып әнисе чит илгә чыгып киткәч, башта ирекле кош кебек хис итте үзен. Әбисе йомшак күңелле кеше иде, тиргәшмәде, төпченмәде, оныгын булдыра алганча йорт эшләренә өйрәтергә тырышты. Азык-төлеккә йөрү, йортта тәртип тоту да Айгөл өстендә иде. Яши-яши бала гына булса да бар дөнья мәшәкатьләре аның иңенә күчте, чирле әбисен тәрбияләү дә аңа ышанып тапшырылган иде. Сине дә үзем белән алып китәм, дигән әнисе, чит ил тормышына тәмам күнекте, ике елга бер кайтып, бер ай торды да, ашыга-ашыга китеп барды.

Үсмер кыз әнисенең газиз баласы язмышына битарафлыгын тоеп, тулы гаиләдә үскән үз яшьтәшләренең ихлас, бәхетле елмаюын күреп, кимсенеп үсте. Бар ышанычы булган әбисе бакыйлыкка күчкәч, бер үзе калды. Әнисе мәрхүмәне җирләде дә, тагын чит илгә чыгып китте.

Укуын дәвам итәргә теләге булса да, язмышы аның өчен бар нәрсәне үзе урынына куйган иде инде. Бер эшкуарга сатучы булып урнашты. Эш урынында Разим белән танышты. Кызлар кебек зәвыклы итеп киенеп йөргән, укымышлы егетне әти-әнисенең иркә кочагында үскән йомшак малай итеп кабул итте ул.

Очраша башлагач, чираттагы мавыгудыр дип, сөешеп-кавышуларга артык мәгънә бирмәде. Әнисенең СМС-касы килгәч, аңа авыр булсын өчен генә: «Без бары-бер бергә булачакбыз» — дип язды да, аларның гаиләсе белән кызыксынырга булды. Разимның әтисез үскәнен белгәч, үзебезнең кеше икән дип сөенде, ә инде егете әнисенә ачкычын куеп чыгып киткәнен белгәч, үзенең дә кемгәдер кирәклеген тоеп, чиксез куанды. Олы буын кешеләренә ышанычы беткән кыз егетнең әнисен генә кызгана белмәде. Аңа бүген рәхәт, иртәгәсен уйлый белми иде, аны язмышы шулай тәрбияләде.

Разим белән кавышкач үзен гел беренче чиратка куйды, аннан сорамый әнисенә кунакка кайтырга ризалык биргәнгә күрә генә, иренә каршы килде. Үзе әни булгач, ул дөньяны, якыннарын аңларга тырышты, үзендә эчке бер җаваплылык тоя башлады. «Улым тулы тормышта бәхетле булып үссен өчен, мин тормыш дилбегәсен каты тотарга телимен, мин үзгәрергә тиеш, иремне, аның әти-әнисен хөрмәт итәргә тиеш” — дип үзен кат-кат битәрләде. Ничә еллар салынганны бер ничә ай эчендә җимереп буламы соң, тагын үз сүзләнеп карышты бит иренә.

“Нишләп соң болай уятмыйча чыгып киткән? Башка вакытта шырт иткәнгә дә уяна идем дә соң, мәрхүмә әбием әйткәндәй, «үлем йокысы»н йокладыммы икән? Йокымны саклаганмы, җибәрмәс дип курыкканмы, әллә берәр куркыныч хәл булдымы? Юк, юк, тәүбә, тәүбә диген, минем бит аның белән бер кабат аралашканым юк, бер кабат авыз

тутырып “әни” диеп эндәшкәнем юк. Әнием белән рәхәтләнеп серләшергә дип төннәр буе елап чыга идем, ярый минем иремнең әнисе була, без аның белән сердәшләр булырбыз, дип үземне юата идем. Их, булмады. Сез, әниләр, нигә сез үзегезне генә хак дип уйлайсыз! Тышкы кыяфәт белән кабул итәсез, эчке дөньябызны, күңел матурлыгыбызны күрергә теләмисез. Минем дә бәхетле буласым килә, үз әнием мине чит ил корткаларына алыштырды, анда аны да алтын тәхет көтеп тормый, үз акчасы үзенә җитми, үз-үзен генә бәхетле дип санап йөри ул. Кайнанамны да аңларга тырышып карыйм, Разим төс-биткә, буй-сынга әтисенә бик нык ошаган. Үзе дә бик матур ханым ул, яше барса да төс ташламаган, тере «статуэтка» инде менә! Ул сәхнәгә чыгып җырлый башласа, тында алмый тыңлайсың. Аңламыйм, матурлык шул кадәр мөһим булгач, нигә кабат тормышка чыкмады икән ул! «Әтиемне яраткан» — ди Разим. Белмим, газиз баласына шулкадәр таләпчан кеше яратуны тоямы икән? Аннан соң әниләр улларында үз яннарында күрәсе килгән ир-егет сыйфатларын тәрбиялиләр икән. Үстер-үстер дә, тиң түгел дип санаган кыз янына китсен инде улың? Улым, мин сине якты дөньяга тудырдым, син теләгән бәхетне бирә алырмынмы сиңа, алда безне ниләр көтә? Сораулар,сораулар…

Шулкадәр катлаулы икән бу тормыш. Бүгенгесен генә уйлап мин дөрес яшәмәгәнмен, күрәсең! Тулган ай саумы! Нишлисең кара болыт астында? Мин әбием белән яшәгәндә син гел минем бүлмәмә карый идең, мин сиңа моң-зарларымны сөйли идем, ә Разим белән кавышкач, мин сине ташладым, чөнки хәзер минем төнге йокыларым тыныч та, татлы да. Бәхетле мин, бәхетле! Тик бәхетемнең китеген генә ямасам, кайнанам белән дуслашсам”. Телефон тавышына сискәнеп уянды Айгөл. Сөеклесе шылтыратканын күреп тиз генә тиешле кнопкасына басты. Теге яктан килгән кайгылы хәбәрне ишетеп, «Ямадың-ямамый» дип акрын гына караватка чүкте.

Автор: Рәфисә Салихьянова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий