Омск өлкәсендә әти-әнисе машинада калдырып киткән баланы эзлиләр

-- Alfia

Омск өлкәсендә 13 августта югалган өч яшьлек малайны эзлиләр. Баланы 400гә якын полиция, ирекле ярдәмчеләр, җирле халык эзли, Росгвардия вертолеты җәлеп ителгән.

Полиция мәгълүматларына караганда, малай олы Череченск районының урманында югалган. Бу турыда Омск өлкәсенең МВД хезмәте хәбәр итә: малайның әти-әнисе улларын машинада калдырып урманга җиләк җыярга китә, ә кире кайткач, алар баланы тапмый һәм хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә.

Баланы төн буе эзлиләр. Хәзерге вакытта эзләү эшләре мәйданы арттырылган.

Малай югалу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Мәгълүмат: vatantat.ru

Фото: pixabay.com

Бәйле