Казанда урамга чыгып түрәләргә каршы сүз әйтүче Гөлназга чүп утау җазасы бирелә

-- Лейла

30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән «Ачык Русия» хәрәкәте активисты Гөлназ Равилова Казанда чәчкә түтәлләрен чүпләү белән мәшгуль. Ул моны җиңел хөкем дисә дә, мондый эшләрне мыскыллау дип бәяли.

Гөлназ Равилованы Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Сәбәбе – февраль аенда Гөлназ «Түрәләр, алай ярамый» шигаре белән урам чарасында катнашкан. Ул административ эш нигезендә гаепле дип танылды. Гөлназ да, аның адвокаты Эльза Нисанбикова бу карарны Татарстанның Югары мәхкәмәсендә дә кире кагып карады, әмма дәүләт системы үзенә каршы килми, хөкем үз көчендә калды.

Гөлназ Казанның «Горзеленхоз» муниципаль оешманың бер эшче бригадасына беркетелгән. Көн саен өч сәгать дәвамында Казанның чәчкә түтәлләрен рәткә китерә, чүп утый. Гөлназга ярдәм тәкъдим итүчеләр булган, әмма ул аннан баш тарткан.

Гөлназ эшен көн саен көндезге 12дә башлый. Өч сәгать эшли. Канун нигезендә, аны көненә 4 сәгатьтән артык эшләтергә ярамый. Көн саен бригадир эшләр өчен яңа урынны билгели, хезмәт күләмен күрсәтә. Алар дүртәү: берсе – бригадир, ике егет җәй көне аз булса да акча эшләү ниятеннән эшкә урнашкан, дүртенчесе – Гөлназ. Шәһәр үзәгендәге чәчәк түтәлен утыйлар.

Мине акылга утыртырга җыеналар, ә миндә, киресенчә, нәфрәт хисе арта

— Иртән торып килү мөмкинлеге дә бар, әмма мин көндез киләм. Эш шартлары ярыйсы, кием, перчаткалар бирделәр, эш кораллары юк, бар нәрсәне дә кул белән эшлибез. Мәхкәмә приставларының «сәлам» хаты 16 июль көнне җибәрелгән, ә мин аны 19 июль көнне барып алдым. Хатны ачсам, 12 июльдән эшли башларга тиешсез дип язылган. Хат кайда йөргәндер – белмим. «Горзеленхоз»га бардым, эш юк, ике атнадан соң шалтыратырбыз диде. Ике атнадан соң үзем килдем. Менә өченче көн эшлим… Сәгатьләремне тутырам, — дип сөйли Гөлназ.

Гөлназ Равилова

Активист мәхкмә карары белән килешми. Сүз уңаеннан, ул Татарстанның мәхкәмәләре чыгарган карарны шикаять итеп Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Гөлназ Азатлыкка мәхкәмә чыгыралган хөкем карарлары белән мине акылга утыртырга җыеналар, ә миндә, киресенчә, нәфрәт хисе арта гына, дип сөйләде.

Бу гаделсез карар мине кимсетә. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә гариза яздым

— Башта мине махсус приемникка җибәрерләр дип шикләндем, штраф салырлар дип уйладым. Аннары 30 сәгать мәҗбүри эш дигән карар булгач, бераз җиңелрәк кабул ителде. Өйгә кайтырмын дип уйламаган идем, Дмитрий Егоровны 12 тәүлеккә утырттылар. Моны да җиңел хөкем дип санамыйм, чөнки бу гаделсез карар һәм бу эш мине барыбер кимсетә. Риза түгелмен. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә гариза яздым, әмма анда эшләр озак карала. Хакимияткә карата мөнәсәбәтем үзгәрмәде, ачуым гына кабарды, Өй яныннан өч кеше мине алып китеп, кулымнан телефонны тартып алуларын искә төшерәм дә нәфрәтемне юкка чыгара алмыйм. 4 февраль көне буе полиция бүлегендә утырдым, аннары мәхкәмәне төнгә кадәр көттек.

Гөлназ Равилова

— ​Әни дә, әти мине җәлли дә, орышып та куялар. Тапканнар кем белән көрәшергә, кемне хөкемгә тартырга дип хакимиятне дә сүгеп алалар. Миңа дуслар, танышлар да, таныш булмаган кешеләр дә ярдәмнәрен тәкъдим итеп язды. Мине урамда танычулар да булды, телефоннарын калдырдалар, сезнең өчен эшлибез диделәр, әмма мин үзем кирәкми дидем. Авыр түгел бит эш, план тутыру кирәкми бит. Авылда чүп утаган гына бар иде, — дип сөйләде ул.

Азатлык Гөлназдан Мәскәүдә барган урам җыеннары, полициянең кешеләрне тоткарлаулары, кыйнаулары турында да сорады.

Егетләргә төрмә яный, аларны коткару тулысынча бездән тора

— Мәскәүдә булган хәлләрне күзәтәм, полиция бик вәхши кылана. Мин аларның мантыйгын аңламыйм. Коралсыз кешеләр, араларында хатын-кызлар да, өлкәннәр дә бар, әмма алар барысын да богаулап, кыйнап, этеп-төртеп автозакларга утыртып алып китәләр. Ни өчен хакимияткә хәлләрне бу кадәр югары ноктага җиткерергә кирәк иде? Халыкның ачуын гына кабарттылар. Яшьләр кулга алынды, аларга карата җинаять эше ачылды. Егетләргә төрмә яный, аларны коткару җәмгыятьтән тора. Аларны яклау тулысынча бездән тора,— дип саный Гөлназ Равилова.

Чыганак: ЧИТ ИЛ АГЕНТЛЫГЫ

Бәйле