«Гомерем үтте дә китте, үкенечкә генә калды» [булган хәл]

-- Alfia

Юллар… Юллар…
Күпме юллар узылган тормыш дигән олы дәрьяны – тәкъдир дәрьясын кичкәндә.
Гомернең бәхетле, үкенечле мизгелләре дә юллар белән бәйләнгән. Үзәкләрне өзеп, искә төшеп, төн йокыларын качырырлык хатирәләр уяталар.
Поезд тагы чакрымнарны санап алга ыргыла. Бу юлы туган яклар тарафына инде. Әминә карчыкны кызы озата килде. Сумка, төенчекләрне, ризык-кәрзиннәрен вагонга ук кертеп, урнаштырып, урын-җирне җайлап-көйләп озатып калды. “Әнкәй, без дә озак тормабыз, кайтып җитәрбез, Алла боерса, син туганнарда кунак була тор”, — дип, хәерле сәфәрләр теләп калды.
Ташкент — Казан поездының юлы ерак – чуалган уйларны тәртипкә салырга да, хатирәләр барларга да вакыт җитәрлек. Купеда ялгыз яшь кенә татар кызы белән бергә туры килү дә бәхет. Шөкер, чыр-чу, тавыш юк. Казанның үзенә кадәр кайтучы юлдашы бик тыйнак, кунакчыл булып чыкты. Юл шундый нәрсә инде, бер утырып чәй эчкәч, танышып киткәч, телләр языла, юлдашың олы сердәшкә әверелә. Беркемгә чишмәстәйләрне дә сөйләп ташлаганыңны үзең дә сизмисең.
— Әнкәемне дә гомере буе юл тартты. Яшьрәк чакта белдермәде, аяклары авыртып, урын өстенә калгач кына: “Ий, балакаем, җәмәгатем Рәбгетдиннең каберен барып күрәсем килгән иде, гомерем үтте дә китте, үкенечкә генә калды”, — дип уфтанды әнкәем Гафифә.
Ул авыр елларда кем ат бирсен, без ике килмешәккә, ә бүтәнчә ерак юлга чыгу мөмкин түгел иде. Бүгенге акылым булса, бәләкәй кул арбасына утыртып алып барган булыр идем. Яшь идем шул әле, аңламаганмын әнкәемнең гозерендә сагыш, олы сагыну ятканын. Күрсәтә алмыйм шул әнкәйгә беренче иренең каберен. Әткәй дип әйтә алмыйм, безнең әткәй башка иде.
Әнкәй сөйләгәннәрдән бу тарихны болай күзаллыйм.
Рәбгетдин белән Гафифә берсен-берсе белешеп, ошатканннан соң, арада озын-озак яучылар йөртмичә генә өйләнешәләр. Зурлап туйлар ясарга ике якның да рәте чамалы булганга, бер табаклык аш әзерләп, мулла чакырып, никах укыталар да, матур гына яшәп китәләр. Иске генә өйне сипләп башка чыгалар. Бер-бер артлы туган ике кызларына Вазыйха һәм Рәхимә дип исем куялар.
Аерым хуҗалыкның урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, кышкы айларда ир-атлар читкә китеп эшләп кайталар. Еракка да барасы түгел, Шаршады бояры урман эшенә тирә-як авыллардан эшчеләр яллый. Агачны кисеп, сал ясап куялар, яз көне Иж суы күтәрелгәч, салны озатучыларга тапшыралар. Эшеңә күрә хезмәт хакын акчалата түлиләр. Рәбгетдин шул эшкә яллана. Куна-төнә кыш буе урман кисәләр. Айга бер кайтып, гаиләсенең хәлен белешеп, мунча кереп, кием-салымнарын тазартып китәләр.
Менә яз җитә, шаулап-гөрләп сулар ага башлый. Инде эшләрен тәмамлап кайтырлар дип көткәндә, бергә киткән авылдашлары кайтып, авыр хәбәр җиткерәләр. Сал өстеннән бозлы суга егылып төшеп, Рәбгетдин вафат була. Юл өзеге, мәетне алып кайта алмыйлар. Шаршады зиратына җирлиләр.
Әнкәй ике бала белән ялгызы торып кала. Аерым хуҗалык җирләрен эшкәртү, малларга кышлык печән, ягарга утын әзерләү ялгыз хатынга бик авыр шул.
Тырышып-тырышып та дөнья көтәр чамасы калмагач, туган-тумача киңәше белән Шакир исемле хатыны вафат иргә кияүгә димлиләр.
Гаиләдә тагын ике кыз Гөлбостан белән Әминә туа. Еллар уза, өлкән кызлар кияүгә чыгып киттеләр.
Дөньяның астын өскә китереп, революция, инкыйлап дигән шаукым уза, кыйблалар үзгәрә. Элек ярлы-ябагай үз җирләрендә үстергән ашлыкны тарттырып ризык әзерләсә, байлар кулындагы тегермәннәрне дә җимереп яраксызга чыгарган авылның яңа җитәкчеләрен он тарттыру мәшәкате борчымый, алар, сүз тегәрмәннәрен ходка җибәреп, яңа тормыш төзү белән мәшгуль. Әле аклар, әле кызыллар явы авылны талый, йончыта.
Кинәт кенә авырып, Шакир дөнья куя. Әткәйнең үлеме авылда таралган тиф зәхмәтеннән булды. Ул чакта дару-фәлән юк, язмышыңа тигән икән, күрми чара юк дисең. Менә шулай әнкәй белән икәү генә калдык”.
Әминә карчык озак итеп әткәсе рухына дога кылды, иркенләп багышлады. Юлдашы чәй яңартты. Кысташа-кысташа чәй эчтеләр.
— Әй, кызым, мин үзбәкләр белән бакчада көннәр буе чәй табынында утырырга өйрәнеп беттем инде, — дип кеткелдәде карчык. Көлү рәвешенең матурлыгы да үзгә иде карчыкның. Әкрен генә гөр-гөр килеп, челтерәп кенә аккан чишмә диярсең. Ә күзләре өлкәнәйсә дә, матур булып калган сөрмәле күзләр гел елмаеп торган мөлаем йөзен яктыртып тора кебек.
— Үзең кайсы яклардан соң, кызым. Исемеңне дә сорамаганмын.
— Клара исемле булам. Чаллы каласының үзәк газетасында эшлим. Делегация белән Ташкент татарларына кунакка барган идек. Иптәшләрдән аерылып, үз йомышым белән тоткарланырга туры килде.
Журналистлык “чире”, карчык сөйләгәннәр Кларага мавыктыргыч тоелды.
— Әминә әбекәй, сез сөйләгәннәр күңелгә кереп утырды. Дәвамын беләсе килә бит.
— Тыңла, ялыкмасаң, бу тарих бик озын әле, — дип, оеткы салып куйды әбекәй.
— Әнкәй белән икәү яшәп ятабыз шулай, көннәрнең берсендә Чәчкә авылы кешесе әнкәйне сорап килде. Йортыбыз бүген авам, иртәгә ишеләм, дип тора, хуҗалык та тарала бара. Барсын да уйлагандыр әнкәй, ризалык бирде. Әллә язмыш, Чәчкә кешесе дә Шакир исемле булып чыкты. Булган байлыкны – байлык дип инде, көндәлек кирәк-ярак, савыт-саба да алмаш кием сәләмәсе – җыеп, Чәчкәгә киттек. Безне өч бала каршы алды. Икесе ир бала, кечесе кыз, минем яшьләрдә. Кул арасына кереп булыша торган чорда. Җыелышып каз бәбкәсе саклыйбыз. Урманга җиләк-җимеш җыярга йөрибез. Печән әзерләү, утын кисүдә булышабыз, мал-туар карыйбыз.
Чәчкә — урман аланында урнашкан кечкенә авыл, иренмичә тормыш көтәргә, менә дигән җир.
Еллар үтте, олы абыйны солдат хезмәтенә озаттык. Күмәк эшләрне кече абый белән эшлибез. Шуларның кызы бик иркә һәм усал иде. Бер сәбәпсез ызгышу, кыерсыту җаен гына эзли. Миннән көнләшеп, юк-бар бәлаләр өя. Гауга чыгарып, әтисе белән әнкәйнең дә арасын бозды, мине кыерсытуына чыдый алмый, әнкәй аерылырга мәҗбүр булды.
Күршеләргә сыенып, берничә кыш чыкканнан соң үзебезгә йорт алып керү җаен тапты әнкәй. Үзебезнең өйле булу олы сөенеч булса, шул елны ачыл­ган колхоз балалар бакчасына мине тәрбияче һәм пешекче итеп чакырдылар.
Матур гына яшәп киттек. “Хәерченең авызы ризыкка тисә, борыны каный” дигән сүз шулдыр – әнкәй авырый башлады, аяклары йөрмәс булды. Урын өстенә калгач та, кулымнан килгәнчә тәрбия итәргә тырыштым. “Кадер-хөрмәт картлыгыма калган икән”, — дип, шөкерана кылды мескенкәй. Хәтсез ятканнан соң вафат булды. Дүрт кызы җыелышып, соңгы юлга озаттык әнкәебезне. Бәгырьләрне тырмап үтәлмәгән гозере генә калды. Чәчкәдә бер ялгызым бит инде, әй сагынам туганнарымны, туып-үскән авылымның һәр тирәге, су буйлары, үзенә генә хас тансык исе тынгы бирми. Өзелеп сагынган саен җаен, вакытын табып, 13 чакрым ераклыктагы Салагышыма чыгып китәм. Өлкән кыз туганнарым – түтәйләрем гаиләләре белән шунда яшиләр, читтә калган бердәнбер сеңелләрен бик якын итәләр иде.
Яз җитте. Безнең якта комлы туфрак, карлар эреп бетү белән юл төшә. Салагышка барырга чыктым. Юл буенда үскән куш каен төбенә хәл җыярга утырдым. Язгы кояшның рәхимле нурларыннанмы, яшь үлән, бөре исеннәнме, күңелем иләсләнеп китте дә җырлап җибәрдем.
“Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Йә утка сал, йә суга сал,
Йә кайгымнан арала”.
Моң тәэсиреннән айнып китеп, борылып карасам, бер егет басып тора.
“Бигрәк үзәкне өзәсең, — ди бу, — мин дә утырып ял итимче яннарыңа”, — ди. “Урман иркен, рөхсәт сорамасаң да була”, — дидем.
Сөйләшеп киттек, аның да Салагышка кайтуы икән. Әниләре белән бергә, “кулак” исеме тагылып Себергә сөрелгән егет булып чыкты.
“Әти-әнием, туганнарым юлда күргән михнәтләрдән бик йончып калдылар. Озакламый бер-бер артлы гүр ияләре булдылар. Соңгы васыять итеп, туган якка кайтырга кушып хушлаштылар. Менә туган туфрак үтермәс әле”, — диде Салих.
Мин дә башымнан кичкәннәрне сөйләп бирдем. Әллә ничек кенә күптәнге танышлар кебек ачылып китеп, сер сандыкларыбызны бушаттык.
Берничә көннән соң ул мине эзләп, Чәчкәгә килде.
“Сине бик ошаттым, әйдә бергә булыйк. Син дә ятим, мин дә ятим, шушы аулак авылда, тын почмакта яшисем килә”, — диде.
Күрше бабайны дәшеп, никах укыттык. Салих бик эшчән кеше булып чыкты. Колхозда эшли башлады. Улыбыз туды. Тормыш үз ызанына кереп, без дә кешеләрчә матур итеп яшәп ятабыз шулай.
Яз көне Салих көне-төне басуда. Атына төнлә ашатырга дип, 8 кило солы яздырып алып кайткан да, хуҗалыктагы азык-төлеккә кушылмасын дип, базны ачып шунда куйган.
Әллә көнләшүдән, әллә чагучылар була, шул кичне солыны тартып чыгардылар да, тикшереп тә тормастан, эш кузгалттылар. “Кулак” нәселеннән булуын корткычлыкның иң зур сәбәбе итеп, 3 елга утыртып та куйдылар.
Өч ел үтте, зарыгып, сагынып көткән көннәр якынлаша, менә кайтыр, менә күрешербез дип өметләнгән җәйдә сугыш чыккан дигән хәбәр таралды.
Тоткыннарны фронтка озаталар. Салих Суслонгер лагерена эләгә. Ә анда тоткынлыктан да яман — ачлык, газап­лар…
Күрше авыл хатынына ияреп, сохарилар киптереп, Суслонгерга Салих­ны эзләп бардым. Әмма очратмадым. Сугыш тәмамлангач, бер солдат килеп, Салихның лагерьда үлгәнен хәбәр итте.
Улым белән икәү генә калдык, Салагышны сагынам, туганнарым белән күрешеп, күңелемне бушатып кайтсам, җаннарым тынычланып калгандай була. Түтәйләрем бик якын итәләр, үз авызларыннан өзеп булса да күчтәнәч җибәрәләр.

Көннәрнең берсендә Салагышка ашыгам. Юлым Уразай авылы аша үтә. Капка төбендә утыручы бер карчык туктатты:

Кызым, моннан үткәнеңне гел карап калам, кая барасың? – ди.
Арыган аякларыма ял булсын дип, утырган җиремнән тормышымны сөйләп ташладым бит. Миңа кушылып, әбинең дә күз төпләре чыланды.
— Шулай танышып киттек. Кайсы вакытта чәйгә дә чакыра, үзем дә буш кул белән йөрмим, җиләген, кагын кыстырам.
— Кызым, тыңла әле. Эшкә барган җиреннән күрше кызына ияреп бер егет кайткан иде. Тегесе санга сукмый чыга да югала, чыга да югала. Әле дә Ижауга, элек йөргән егетен юллап китте. Бу бичараны бик кызганам. Сугышта югалган улыма ошатып якын итәм. Танышып карамыйсыңмы?
Бер сүз дә әйтә алмадым Дөркамал түтигә, кистереп кенә ризалык биреп булмый бит, бер белмәгән кешегә.
Кире кайтканда көн кичкә авышкан иде инде. Юл урман аша бит, бер юлаучы иярде. Әй, кайтабыз юк-барны сөйләшеп. Минем курыкканда урман юлында җырлый торган гадәтем бар.
“Уйсу җирнең агым суы
Ага икән таң белән.
Узар, ахры, яшь гомерем
Гел сагыш, гел зар белән!”
Җырлашып, сөйләшеп кайтып та җиттек Чәчкәгә.
— Син кая барасың соң, юлаучы? – мин әйтәм.
— Синең исемең Әминә булса, сиңа барам, — ди.
— Синең исемең ничек соң?
— Федор булам, — ди бу.
— Әй, урыс булгач, ризалык биреп булмас шул, юлаучы.
— Мин татар, күреп, ишетеп торасың бит, татар мин. Дөркамал түтәй ияртеп җибәрде мине, – ди.
— Минем бәхет юлда табыла икән, хәерле булсын, дидем. Ялгызлыктан тәмам туйган идем. Менә шулай яшәп киттек. Тора-бара бик ияләштек бер-беребезгә. Ат арбасына утырып печәнгә, утынга барсак та, гел җырлавымны үтенә иде, күземә генә карап торды.
Сугыштан соң халык җаны-тәне белән тормыш арбасына җигелде. Сыер, тана, үгез, сарыклар асрыйбыз. Оя-оя кош-корт тотабыз. Башта кызыбыз, аннан улыбыз туды.
Федор баш малаемны да чит итмәде. Кая барса да, үзе белән ияртеп, эшкә өйрәтте. Көзен танабызны суеп, Ижауга ит сатарга китте Федор. Ит саткан акчага балаларга өс-баш киемнәре алып кайтырга сөйләшендек. Шул китүдән суга төшкәндәй юкка чыкты ирем.
Ниләр генә уйлап бетермәдек: акчасына кызыгып харап иткәннәр микән әллә дигән хәвефле уйлар да килде.
Балалар үсә тора. Күрше авыл мәктәбенә йөреп укыйлар. Аларга кием-салып юньләтәм, кеше арасында ким-хур булмасыннар дип ничек тырышканымны үзем генә беләм. Урман туендырды да, киендерде дә инде безнең кебек чарасыз калганнарны җиләк-җимеш, гөмбә җыеп Пәнҗәргә илтеп сатам. Каеры киптереп җыючыларга тапшырам, гөлҗимеш киптерәм. Урманга тәмам ияләшеп киттем. Урман минем зарымны уртаклаша, моңыма кушыла иде..
“…Кыр казы
Иделләр читендә
Ялгыз башым миңа читен лә…”
Хәтсез вакыт узгач, Федордан хат алдык:
“Сине бик сагындым, рөхсәт итсәгез кайтыр идем…” дип язган. Җавап хатын кызым язып салды. “Әти без үсеп җиттек, безнең өчен кайгырма, бәлки яңа гаилә коргансыңдыр, хатыныңны. Балаларыңны ташлама. Безгә ничек авыр булган кебек, аларга авырлык ясама. Без күчкәнне, без күргәнне алар күрмәсеннәр”, — дип язды.
— Бүлдергәнем өчен гафу ит Әминә әби, Федорның фамилиясе кем иде?
— Павлов. Мин дә, балалар да шул фамилия белән яшәдек. Әй. Аллам, кызым сәфәрдә булсаң да намазны калдырырга ярамый, мин тәхәрәт алып килим әле.
Клара шаккатудан телсез булып утырып калды. “Павлов Федор”, — ди бит. Ниһаять, бабасының үлем алдыннан әйткән соңгы үтенече, сер итеп Кларага гына сөйләгән васыятына якынлаша түгелме соң?
Әйе, әйе, Әминә исемен ишетү белән, исенә төшергә тиеш иде, югыйсә. Ничектер, мавыктыргыч язмыш, хатирәләре чоңгылына төшеп батты да чумды.
Әбекәй бик ачык күңелле, сүзчән кеше булып чыкты, сөйләп бетерсен әле. Вакытлы-вакытсыз әңгәмәгә кушылырга ярмас. Журналист этикасы да, моңа кадәр эш барышында тупланган тәҗрибәсе дә ашыкмаска, сабыр булырга куша.
Намаз, дога тәмамлануга тәмләп чәй эчтеләр. Берсен-берсе кысташып, һәркем үз сумкасыннан чыккан ризыкны тезде. Якын кешеләр арасында гына була торган җылылык иде бу. Ә бәлки чыннан да якыннардыр.
— Әминә әби, ерак татар авылында яшәп ятканда бу якларга ничек килеп чыктыгыз соң Үзбәкстанга?
— Анысы аерым тарих. Өлкән улым армия хезмәтенә Үзбәкстанга билгеләнде. Кече авылларны зур авылга кушып берләштерү, эреләндерү башланып китте бит. Авылыбыздагы мал фермасын үзәккә күчерделәр. Авылда эш юк, халык нишләргә белми. Хәллеләр күченеп китә башладылар. Ике бала белән ялгыз хатын кая барсын. Тормыш көймәсе тагын комга терәлде.
Өлкән улыма хәлне аңлатып хат яздым.
“Әнкәй, мин өйләнеп Үзбәкстанда калмакчы булам. Сез дә монда килеп урнаша аласыз. Уйлашыгыз, малларны саткан акчагыз килергә, юл чыгымына җитә”, — дигән җавап хаты алдым.
Урманым белән киңәшләшергә, агач куакларым белән саубуллашырга таныш сукмаклардан урманга кереп киттем.
“Аерылабыз, дустым, сизәсеңме,
Сагынырсызмы, мине чит илдә.
Кыр казы суларда уйный,
Ялгыз башым гел шуны уйлый”.
Балалар белән уйлаштык та олы сәфәргә җыелдык. Юлларда икән бәхетем, әллә бәхетсезлегемме, кем белә…
Үзбәкстанның кечерәк кенә шәһәрчегенә килеп төштек. Улымның хатыны да, аның туганнары да кочак җәеп каршы алдылар, дип әйтә алмыйм.
Безгә яшәргә торак та, эш тә булды. Кызым кичләрен укый, эшли башлады. Тормыш көйләнә бара, мондагы халыкның теленә, гореф-гадәтләренә ияләнеп киләбез, аралашырга үз мөселманыбыз, уртак Ислам динебез, дип, шөкер итәбез. Әмма сагынуга чик-чамалар юк. Бөтен килерне тиенләп җыеп, туплап берничә елга бер мәртәбә туган якларыма кайтырга тырыштым.Урманнарда йөреп, яфрак-үләннәр киптереп, мунча пиннеге бәйләп, туганннарымның кадер-хөрмәтен күреп китә идем.
Әй ул җыр тәлинкәләрен ташыдым инде мин туган ягымнан. Татарлар җырлашып шуларны көтеп торырлар иде. Патефонга куеп, Илһамны, Әлфияне җырлата идем, үзебез дә кушылып җырлашып, елашып юана идек чит илләрдә.
Гомерем буена сагыну-сагышларым озата килде инде мине. Олы сагыну язмышыма, тәкъдиремә язылгандыр. Озакламый кызым кияүгә чыкты. Күп еллар элек шунда барып урнашкан татар кешесенең улы белән гаилә кордылар. Инде оныкларым үсеп җитте. “Әби” дип зурлап торалар. Менә шулай яшәп ятканда үзбәкләр Рәсәй кешеләрен куа башладылар бит. Юлга кузгалуымның сәбәбе шул. Иншә Аллаһ, бу юлы үзебезнең туган якка инде. Балалар Яр Чаллының шәһәр яны авылларының берсенә урнашырга ниятләп торалар. Ярар, кызым, бүгенгә җитәр, ятыйк булмаса.
Кларадан йокы кайгысы качкан иде. Делегациядән аерылып калуы да җепнең очы табылмасмы, дигән сәбәптән иде бит.
Бабасы Әминәсен эзләп барып белешкәндә Үзбәкстанга китеп баруларын гына белеп кайткан булган.
— Бабай, Әминәңне дә, балаларыңны да бик яраткач, ник киттең соң? – дигән сорауга тирән көрсенеп, тын гына утырды да болай дип сүз башлады:
— Кызым, еллар узган саен, кеше олыгайган саен үз нәселен, үзе туган җирне,андагы гореф-гадәтләрне, үз динен сагына икән. Күпләр шуны аңламый гомер азагына җитәләр дә, соңаралар, олы һәлакәткә юлыгалар.
Мин әле дә вакытында китә белгәнмен. Мине үзебезчә, керәшен йолалары белән, керәшен зиратына күмәрсез. Анда калсам, кем инде мин,бер килмешәк. Җаным үзенә урын таба алмый вафатымнан соң да җәфаланачак.
Әминәне, балаларны гомерем буе сагындым. Әминәм җырлаган көйләрне ишетсәм, үзәкләрем өзелә иде. Моны берәүгә дә сөйләмәдем. Балам син генә беләсең. Эзләп тап син аларны, туганнарың белән күреш, минем исемнән гафу үтен.
“Бабакаем, язмыш очраштырды безне, очраклы рәвештә. Тик ул хакта сүз кузгата алмам шул әлегә.Менә туганнарым кайтып урнашсыннар, эзләп табарга сүз бирәм, бабакаем. Синең Әминәң, сөенеп, тынычлап үз ягына кайта, бабакаем, шунсы олы шатлык. Элемтәләрне өзмәм әбекәй белән. Васыятыңны үтәрмен, бабакаем, гүреңдә тыныч йокла.

Рәмзия Җиһангәрәева,
Кичкетаң авылы.

Мәгълүмат: yanarysh.ru

Бәйле