Татар яшьләре форумы рәисе әле дә Тәбрис Яруллин икән… Бу ни бу?

-- Alfia

// Tatar Today //

Июльдә Казанда Татар яшьләре форумы рәисен алмаштырып куйганнар иде. Әмма әле элеккеге рәис Тәбрис Яруллин Инстаграмда бүген дә үзен Татар яшьләр форумы рәисе дип тора һәм ул тырыша-тырыша 17-18 август Казан үзәгендә узачак «Печән базары»на чакыра.

– Сез Печән базары турында күп сораулар бирәсез. Ике көн узачак бу бәйрәм. Иң кызыгы шимбә көнне була. Дизайн-маркетта кием-салым, сувенирлар, аксесуарлар, бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкин булачак. Миллион әйбер… Башлана сәгать 12дә. Секонд-хенд мәйданчыгы булачак. Бу минем яраткан нәрсә, әти дә кия, димәк, ул да ярата. Сез нәрсәдер сатып алып, Камилә исемле кызга операция ясарга хәйрия ярдәме күрсәтәчәксез.

Әлбәттә, тагын бер мин яраткан нәрсә – ашау-эчү: чәй, кофе, ит, пылау, тәмле-татлы камыр ризыклары булачак! Үзегезнең чынаягыгыз белән килсәгез, ярты хакка чәй-кофе белән сыйланырга була.

Бакча үстермәүчеләрне кызыксындырыр — фермерлар үз продукциясен алып киләчәк.

Печән базары мәдәни чара. Була кино, аккустик музыка. Бию булачак, фламенко биергә өйрәнерсез.

Лекторий була. Темалар экология, чүпләрне аерым җыю, студентлар, укучылар өчен “Гыйлем” лекцияләре. “Гыйлем”нәр иң яхшы лекция алып килә, татар телендә биотехнологияләр темасы, мәсәлән.

Шигъри слем, язучылар белән очрашу, китап сатып алу…

Балалар өчен «ALIF» балалар үзәгеннән нейро-уеннар, кулинария мастер-класслары һәм башкалар. Алар анда печенье пешерергә дә өйрәнер.

Безнең остаханәләргә килгәндә, Фәнис Җиһаншин актерлык остаханәсе оештыра, каллиграфия, рәсем төшерегә өйрәнергә була. Алдан язылырга кирәк Ихсанда әле урыннар бар. Печә базары дип җыегыз ВК, одноклассники, инстаграм, фейсбукта tatardisain_afisha дигән аккаунт бар.

Күрешербез, шимбә-якшәмбе. Сезне берни дә – яңгыр я боз яуса да, ахырзаман җитсә дә — куркытмый дип ышанабыз! Печән базарында очрашырбыз, кочаклашырбыз, килегез!

 

 

Мәгълүмат Тәбрис Яруллин инстаграмыннан

Бәйле