РЕН ТВ мәгълүматлары буенча Яңа Мәскәүдә 17 яшьлек кызга пычак белән һөҗүм итүдә шикләнелүче Романга карата тагын җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр һөҗүм иткәнче җинаятьченең үз корбанын көчләвен ачыклый.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул сөеклесе аның белән аерылышырга теләгәнен белгәч, җинаятькә бара. 11 августка алар мөнәсәбәтләренә нокта кую өчен соңгы очрашу билгеләгән була. Егет кызны урманга алып бара, башына суга. Зыян күрүче җиргә егыла. Кызның тәнендә 20 пычак эзе. 20 яшьлек җинаятьчене тоткарлыйлар. Аны 12 октябрьгә кадәр кулга алалар.
Чыганак: РЕН ТВ