Сочида ашыгыч рәвештә эвакуациягә әзерләнәр. Аллам сакласын, нидер көтелә…

-- Лейла

//Tatar Today // Гөлүсә Шакирова әзерләре //

Сочиның җирле хакимияте, көннәр начар тору сәбәпле, сулыкларга якын булган барлык палаткалы лагерьларны җыю һәм барлык көчләрне халыкны эвакуацияләүгә юнәлтү хакында фәрман бирде. Бу хакта курорт администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

View this post on Instagram

⛔ Всем любителям нив, заплыв на Гипер Магните, ул. Транспортная, Сочи ______________________________________________________ Видео от подписчика 👉@iordan_popandopulo👈 ______________________________________________________ Стали очевидцами происшествий, кидайте ваши фото, видео в личку ________________________________________________ #chp_sochi_ #sochi #adler #дтп #авария #sochi_online #чп #смерч #аварии #сочи #адлер #чкалово #srs #краснаяполяна #адлер #сошелсель #ilovesochi #курорт #хоста #сочичп #чпсочи #чпадлер #dtp #dtpsochi #srs93 #bloknot_russia #работники #чпсочи #сочичп

A post shared by Аварии Сочи и не только (@chp_sochi_) on

Шуны искәртик, синоптиклар бу ялларда һава торышының кискен бозылуы хакында белдерде: “Алдагы көннәрдә яшенле көчле яңгыр көтелә, диңгез өстендә өермә барлыкка килүе, елгалардан су күтәрелүе дә бик мөмкин”,-дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Бу аеруча Лазар районындагы туристлар өчен игътибар үзәгенә алынырга тиеш.

Курорт җитәкчесе Анатолий Пахомов район хакимияте җитәкчеләреннән әлеге яңалыкны җирле халыкка җиткерүләрен таләп итә.

“Кварталлар аша. Шалтыратулар аша. Төн йокламасыннар,игътибарлы булсыннар, тик һәрбер торак пункт хәбәрдә булсын”,-ди ул.

Ул гына да түгел, Пахомов юл хезмәткәрләренә трассада төнге каравылны да оештырырга куша. Шулай ук Сочи халкына машиналарын агач янында калдыруны һәм “сулыкларда, тауларда ял итүне чикләргә” киңәш ителә.

View this post on Instagram

⛔ Ареда, Сочи 17.08.2019 ______________________________________________________ Видео от подписчика 👉@666_karen_👈 ______________________________________________________ Стали очевидцами происшествий, кидайте ваши фото, видео в личку ________________________________________________ #chp_sochi_ #sochi #adler #дтп #авария #sochi_online #чп #смерч #аварии #сочи #адлер #чкалово #srs #краснаяполяна #адлер #сошелсель #ilovesochi #курорт #хоста #сочичп #чпсочи #чпадлер #dtp #dtpsochi #srs93 #bloknot_russia #работники #чпсочи #сочичп

A post shared by Аварии Сочи и не только (@chp_sochi_) on

Чыганак: sochi.ru

Фото:  Константин БРЕДНИКОВ/ Комсомольская Правда
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий