Татарстанда алты машина бәрелешкән зур юл һәлакәтендә бер кеше һәлак була

-- Alfia

Чаллыда фура, җиңел һәм урман ташучы машиналар катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

«Бүген шәһәргә керү юлындагы күпердә фура, КАМАЗ» йөк машинасы һәм тагын берничә җиңел машина, кимендә алты машина, бәрелешкән», – дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядә урман ташучы машина кабинасында кысылып калган йөртүче һәлак булган.

 

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий