Болгар – Казан юлында коточкыч һәлакәт, зыян күрүчеләр бар

-- Alfia

Ленинград өлкәсеннән килгән «Ауди» җиңел машинасы Болгар – Казан трассасында зур тизлек белән юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Авария 16 август кичке җиденче яртыларда Екатериновка авылы янында булган. «Ауди» зур тизлектә юлдан кюветка очты, анда ул чын мәгънәсендә «җир сөрде», — дип сөйләделәр авария шаһитлары.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә хатын-кыз һәм ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий