«Гаиләбезне ике кашык бозды»

-- Alfia

Туган ягыма Сабантуйга кайткач, күптәнге танышым Гөлфизәне (исемнәр үзгәртелде – авт.) очраттым. Бәрле елгасы аша салынган басма өстендә тын гына аккан суга карап, ямансулап тора иде.

       Моңарчы аларның Агылый белән Тагылый кебек, ире Рәшит белән һаман култыклашып йөргәннәренә, уен-көлке сөйләп дус-ишләрнең күңелен күргәннәренә, юктан гына тәм табып, матур итеп яши белгәннәренә күнеккән идек. Түгәрәк йөзе һәрчак нур чәчеп торган матур ханымны бу юлы танырлык түгел иде. Йөрәгем сыкрап куйды. Бәйрәм яме кимегәндәй булды, тамаша карау икенче планга күчте. Ирем Рәисне төп мәйданга көрәш карарга озаттым да, Гөлфизә янәшәсенә килеп бастым. Ул мине кочаклап елап җибәрде:

– Барысы да бетте… Ике кашык аркасында кара тавыш чыкты, – диде. – Шапшак, мәгънәсез хатыныннан туйганга улым Русланның гаиләсен үзем өйдән чыгарып җибәрдем. Фатир яллап торсыннар, дидем. Ә Рәшитем, шуны гына көткән кебек, утыз алты ел бер тән, бер җан булып яшәдек дип тормады, тузынып-үпкәләп, мине ташлап чыгып китте. Әнисе янына район үзәгенә күченде. Кичә шоферы килеп, кием-салымнарын, затлы әйберләрен төяп алып кайтып китте.

– Ул чаклы бетеренмә әле, баш ярылып, күз чыкмаган. Рәшитең кайтыр, гафу үтенер, дуслашырсыз. Иң мөһиме: барыгыз да исән-сау! – дидем мин.

– Әни аның кайтырлыгын калдырмады шул инде. Үз-үзен хөрмәт иткән ир түгел, җир күтәрмәслек сүзләр әйтеп, канына тоз салды. Ул аны беренче көннән үк үз итмәде бит. Кимчелекле якларын кеше алдында сөйләп, киявен гел кимсетеп торудан тәм тапты. Күпме акча эшләсә дә, әнигә аз тоелды, кирәксә-кирәкмәсә дә акыл өйрәтте. Бөтен нәрсәгә кысылды, төпченде, тикшерде, гаеп итте, арабызга кереп йокламады гына инде. Әти үлгәннән соң аеруча холыксызланды. Елый, каргый, юктан гына кара тавыш чыгара. “Русланның хатыны – марҗа килен әйберләремне урлый, Рәшит кияү мине көчләмәкче булды”, – дип участковыйга гариза язып биргән. Иремә: “Улың синеке түгел, кызым яшь чакта күрше Хәмзә белән йөрде. Син командировкага киткәч, ул гел безгә кереп кунып чыга иде”, – дип, чеп-чи ялган сүзләр сөйләгән. Үзен хөрмәт иткән нинди ир бу сүзләргә гарьләнмәсен соң?

– Яше дә бар бит инде Камилә әбекәйнең. Сиксәнне тутырып килә. Бәлки инсульттан соң акылына зәгыйфьлек килгәндер? Җыен юк-барны сөйләп йөрүе картлык маразмы галәмәтедер.

– Хәтере начарайса да, усаллыгы, хәйләкәрлеге кимемәде. Элеккегечә барыбызны да үз кубызына биетеп тормакчы була ул.

– Русланыгыз марҗага өйләндемени? Әйбәт торалармы соң? Балалары бармы?

– Улым бер балалы мари хатыны ияртеп кайткач та бер сүз дә әйтмәдем. Яше утыздан узды, сәламәтлеге мактанырлык түгел, холкы кызу, улыма түзеп яшәүчегә рәхмәттән гайре сүз юк. Башта фатир яллап тордылар, уртак балалары тугач, акча җиткерә алмыйча изаланганнарын күреп, үзебезгә алып кайттык. Өч бүлмәле фатирның иркен залын шуларга бирдек. Йокы бүлмәсенең берсендә көйсез әни, икенчесендә Рәшит белән мин. Тынычлап яшәү турында хыяллана да алмадык. Балалар елый, килен акыра, җитмәсә бөтен өйне шакшыга батырып бетерде. Идән-кер юуны ни дип тә белми. Үзенең өс башы да, улымныкы да, балаларныкы да пычрак. Урын-җирләре сасыган. Аш бүлмәсендә берәр нәрсә пешерә калса, көйдерә, яндыра, түгә, пычрата, раковинаны тыгылдыра. Унитазга пычрак чүпрәкләрен тутыра. Андыйлар турында “Урманда үскән” диләр. Эчәргә яратучылар гаиләсендә үскәнгә шундыйдыр инде ул. Ә теле – пәкедән үткен! Сүгенергә бик оста. Ияртеп килгән малае да анасыннан калышмый. Бердәнбер нәни оныгым, күз нурым Радикның теле оятсыз сүз белән ачылганын ишеткәч, утырып еладым. Мин көне буе эштә, килен белән әни без чыгып киткәнне генә көтеп торгандай, көн саен ут чыгарып талашалар, бер-берләренә әйберләр атышуга барып җиттеләр. Әнинең әти истәлеге итеп кадерләп саклый торган пар көмеш кашыгы бар иде. Ул аларга беркемне кагылдырмый, кадерле ядкәр итеп саклый. Беркөнне шул кашыклар югалды. Әни кычкырып елый, киленне каргый, Рәшитне сүгә. Килен сүгенеп кычкыра, улым аны яклап сүз кыстырып маташа. Тавыш-гауга башыма капты. Әйтерсең, фатир түгел, юләрләр йорты! Кашыклар баланың нәҗес тулы чүлмәгеннән табылгач, минем дә түземлегем төкәнде. “Сезгә өч көн вакыт бирәм, башка җиргә күченегез, үзегезчә яшәрсез. Акчагыз җитмәсә, ярдәм итәрмен. Килеп-китеп йөрерсез”, – дидем. Киткәннәренә өч ай. Кайда яшәгәннәрен белмим, шуңа үзәгем өзелә. Оныгымны бик сагынам. Чылтыратып хәлләрен белим дисәм, телефоннарын алмыйлар.

Алар чыгып киткәч, фатирны бер атна җыештырдым. Шакшылыкка җирәнеп үлә яздым. Залдагы йомшак диванга, кәнәфиләргә сидек исе сеңгән, затлы келәм астында кулланылган памперслар, почмакта килен тарткан тәмәке төпчекләре, сыра банкалары өелеп тора иде. Инде барысы да җайланды дигәндә, Рәшитем ташлап чыгып китте. Сәбәбе саллы: яшьли сөйгән яры Мәдинә, иреннән аерылып кайткач, иремнең офисына эшкә урнашкан булган. Мәхәббәтләре кабат дөрләп кабынган, имеш.

Зиһенем чуалды, Гөлфизәне юатырлык җылы сүзләр эзләдем. Ярар, яшь гаилә эшләп ашар, үзенчә яшәр. Сиксәнгә җиткән әбекәй дә мәңгегә килмәгән. Бүтәнне сөйгән ир белән бергә яшәү дә бәхетле тормыш түгел инде. Гөлфизәгә Ходай күркәм сабырлык биреп, киләчәктә үзен санлап, кадерләп яши торган ышанычлы кеше белән кавыштырсын иде.

Хәмидә Гарипова, Казан

 

Мәгълүмат: tatyash.ru

Бәйле