Баулыда бергә яшәгән хатынын һәм аның баласын үтерергә янаучы хөкем ителә

-- Alfia
Баулы шәһәр прокуратурасы бергә яшәгән хатын-кызга һәм аның баласына үтерү белән янаган 22 яшьлек баулылыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта җирле басма яза. 
Гаепләнүче С., исерек хәлдә, пычакны муенына терәп, кече яшьтәге Г.ны куркыта. Аннары, низаг чыгарып, үзе белән бергә яши торган йөкле хатын-кызның муеныннан эләктереп алып, үтерү белән янап, аны буа башлый. Зыян күрүчеләр аның янавын чынга алып, үз гомерләре өчен курка калалар.
Гаепләнүче С. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында үз гаебен тулысынча таныган. Баулы районы җәмәгать судьясы С.ны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа ике җинаять буенча 300 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән.
Суд зыян күрүчеләрнең яклар килешүе өчен җинаять эшен туктату турындагы үтенеч гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарткан, диелә хәбәрдә.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: bavly-tat.ru

Бәйле