Кыз баланың кулы эскалаторда кысылып кала [видео]

-- Лейла

Кытайда кыз баланың кулы эскалаторда кысылып калган, дип яза  Daily Mail сайты. Бала эскалатор тоткычыннан кулын вакытында алырга өлгермәгән. Нәтиҗәдә аппарат аны суырып алган. Бала идәнгә егылып елый башлаган. 

Коткаручылар кызның кулын ун минут дәвамында чыгарган. Бала куркыныч җәрәхәтләр алмаган, бары тик кулы бераз кайшалган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле