Кайда иде бу «Гадел Россия» икегә якын ел, ә?

-- Лейла

//Tatar Today// Зәйнәп Шагвалиева//

«Гадел Россия» партиясе программасының иң төп пунктларының берсе булып республикада татар теле дәресләрен мәҗбүри рәвештә укытуны кайтару тора. Моның турында Гадел Россияның официаль битендә хәбәр ителгән. Партиянең Татарстандагы регион бүлеге лидеры Раушания Билгилдеева бу тәкъдимгә карата үз фикерен дә белдереп киткән:

-Милли тел — халыкның милли коды ул. Ничек инде анардан баш тартып булсын? Җитмәсә, үзең теләп. Бишенче утырыш депутатлары, йомшак итеп әйткәндә, үзләрен бик начар яктан күрсәттеләр. Путин туган телләрне өйрәнүне бетерергә кушты дип, яла агалар. Ул бит рус теле дәресләрен генә федераль стандартларга туры китерергә кушты. Бүген алар татар телен кыскарталар, ә иртәгә рус телен өйрәнүне бетерәчәкләр!
Гадел Россия туган телләрне өйрәнүне яклап чыга. Безгә яңа планнар, яңа дәреслекләр чыгарырырга, укытучылар составын яңартырга кирәк. Барысы да киләчәк буын өчен. Берничә тел белгән балалар күпкә акыллы һәм талантлырак була бит. Ә без балаларыбызның иң акыллы һәм талантлы булуларын телибез!

Әлеге хәбәр «Кому нужен татарский язык?» башлыгы астындагы мәкалә буларак инстаграм битендә дә рекламалаштырыла. Ссылка буенча үтүгә, партиянең милли телләргә, бигрәк тә татар теленә карата игътибарлы булуы турында укырга мөмкин.
Сайлау алдыннан әйтелгән сүзләр күпмегә дөрестер — ансын белеп булмый. Югыйсә, ике елга якын вакыт дәвамлыгында берсенең дә тавышы чыкмады бит.

Бәйле