Җан-тәслим кылучыларны 56 проценты ир-атлар.
Чаллыда шундый статистика мәгълүматлары китерелгән. Үлем сәбәпләре элеккечә кала: йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары алда бара (57 процент очрак), һәр бишенче кеше яман шештән үлә, ашказаны-эчәк тракты авырулары барлыкка килү сәбәпле — 7 процент, шикәр авыруы – 5 процент.
Быел 2551 кеше вафат булган, шуларның 1429ы – ир-атлар һәм 1122се-хатын-кызлар. Бу статистика узган елдагы белән чагыштырганда 8,9 процентка яхшырак.
Эшкә яраклы яшьтә үлүчеләр гомуми санның 20 процентын тәшкил иткән.
Чыганак: Челнинские Известия