Гаҗәп тарих: хуҗасының исән калуына бернинди өмет булмаганда, аның эте киресен дәлилли

-- Alfia

Кешеләр һәм хайваннар арасында булган күзгә күренмәс элемтә турында «бу гаҗәп» порталы сөйләде.

Ышанмаслык мени мондый дуслык барлыгына. Хатико белән булган гаҗәеп тарихны гына искә төшерегез! Кечкенә дүрт аяклы дусның мондый хисләргә сәләтле булуы да аптырата.

Этләрнең тугрылыгы, акыллылыгы турында беләбез. Эт белән бәйле тагын бер гаҗәеп тарих турында сөйләргә булдык. Табиблар әлеге этнең хуҗабикәсен исән калалмас дисә дә, ул киресен дәлилли.

Эш шунда ки, Франсико Ромеро исемле ханым хастаханәгә эләгә. Аның терелүенә беркем дә өметләнми, фаразлар бер дә уңай якка бумый. Бары тик эте генә хуҗасы янына көн саен палатага килә һәм янәшәсендә утыра.

Күпмедер вакыттан могҗиза була. Франсиско аңына килә һәм: «Көн саен минем янга килгән ак фәрештә кайда? Ул барысы да яхшы булыр, дип әйтә иде», — дип тирә-юньдәгеләрне шаккатыра.

 

Мәгълүмат: nk-times.ru
Фото: mdou125.org.ru

Бәйле