«Улларын күмгәч, Илгиз зираттан өйләренә кайтмады…»

-- Лейла

Илгиз белән Сәрия гайләсенә олы кайгы килде. 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәләк булды.

Улларын күмгәч, Илгиз зираттан өйләренә кайтмады. Беркемгә берни аңлатыйча, шәһәрдән артык ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен торырга җайлаштырып, шунда яши башлады.

Яши башлады… Тик яшәүме соң бу, аның кебек яшәү? Баласын югалту кайгысыннан сынды Илгиз. Күтәрә алмады килгән бәләне. Аклы-каралы иске телевизорга төбәлеп, ләкин аның тавышын ишетмичә, көннәр буе ятты да, ятты Илгиз ятагында. Кайгысын басар өчен эчте дә, эчте.

Тик аракы басмады шул кайгысын. Ул аның сагышына икенче төс, рәвеш кенә бирде. Йөз кат, мең кат “Нигә болай булды? Ни өчен?” дигән сорау белән камчылады да, камчылады үз-үзен. Уйланды да, уйланды Илгиз…

…Илгиз Сәрияне юл читендә кулын күтәреп машина тоткан чагында күреп алды. Шәһәрчә пөхтә-матур киенгән, зифа сынлы чибәркәй беренче күрүдән ошады Илгизгә. Илгиз дә төс-бите, үзен тотышы белән төшеп калганнардан

түгел. Эше дә калымлы – такси йөртә. Югалып калмады, Сәриянең телефонын сорап алды. Аралаша торгач, араларында мәхәббәт кабынды. Яратышып, туйлап өйләнештеләр. Башта берничә ел тулай торакта яшәделәр. Илгиз көне-төне таксида, Сәрия магазинда сатучы булып, икесе дә тырышып-тырмашып эшләгәч, кооператив фатир алырга җайлары табылды.

Кавышуларына дүртенче ел киткәндә, дөньяга яраткан уллары Самат туды. Теремек, матур малайны иркәләп үстереп ятканда, Сәрия тупылдап торган кыз алып кайтты. Лилия исеме бирделәр. Балаларын бик яраттылар алар икесе дә. Шулар тук булсын, бернигә мохтаҗлык күрмичә үссен дип Илгиз тырышты. Балаларга чит илнең яхшы киеме булсынмы, затлы уенчыклар булсынмы, тәмле ризык булсынмы…

Һәр җәй саен диярлек дүртәүләп җылы якта диңгездә ял итеп кайтырга тырыштылар. Илгизнең әнисе Маһира карчык кына сукрана иде: “Балаларыгызны трай типтерәсез. Каникулда кайтсыннар миңа авылга, эшкә өйрәнерләр”, — дия иде. Тик Сәрия, бергәләп кунакка кайтып киткәләсәләр дә, ике бөртек баласын “тиресле” авылда үстерәсе килмәде. Кара тир чыгарып гомер буе колхозда савучы булып эшләгән Маһира карчык баштан ук сөймәде инде “гарадскуй” киленен.

Тормышларына кысылмаса да, түзәлмәгәч әйткәләде инде аларга: “Артык рәхәт яшисез. Бозасыз балаларны”, — дип. Рәхәт яшисез дигән сүзләрендә, бәлки, хаклык та булгандыр да бит.

Сәрия бик бәйрәмле генә тормыш яратты шул. Кунактан кунакка, туйдан туйга, кичәдә кичәгә йөрделәр. Үзләреннән дә кеше өзелмәде. Сәрия балаларын иң яхшы дигән мәктәпкә бирде. Самат укуда артык алга китмәсә дә, Лилияләре “дүртле-бишлеләре” белән көн саен диярлек куандырып торды.

Самат… Кай арада эләкте ул әфиюн сатучыларның кара җәтмәсенә? Мәктәпне бетергәч, әлеге дә баягы әнисе сөйләшеп-җайлап институтка укырга кертте. Тик бетерә алмады шул Самат укуын. Өченче курсны

тәмамлагач, Самат әнисенә: “Мин сезгә ияреп йөрергә бала-чага түгел. Барыгыз үзегез Кара диңгезегезгә. Ә мин дуслар белән Байкалга сәяхәткә китәм”, — диде. Сәрия сөйгән улының теләгенә каршы тора алмады. Барсын, дөнья күреп кайтсын, диде.

Шул китүдән Самат югалды. Ил буенча эзләүгә бирделәр. Бер елдан соң: “Юлга кайтырга акча салыгыз”, — дип хәбәр килде Саматтан. Салдылар. Тик ул кайтмады. Тагын салдылар, тагын юк. Кайгыга төшкән Илгиз чак эзләп табып алып кайтты улларын. Тик Самат танырлык түгел иде шул. Ниндидер сектага ияреп, юлдан чыккан егет әфьюнга тулысынча бәйләнгән иде.

Тырышмады түгел, тырыштылар әтисе белән әнисе уллары өчен. Ничә кат түләүле хастаханәдә ятты Самат. Дәрәҗәле врачларга күрсәттеләр. Тик ул терелмәслек чиргә сабышкан иде шул инде. Гаиләләренә кайгы килде, кот китте. Илгиз башта машинасын сатты. Аннан гаражын. Кеше кыяфәтен югалткан Самат әнисеннән доза өчен акча талап та алды, хәйләләп-алдашып та алды, сугышып та алды, урлап та алды. Йорттагы сатарлык әйберне сатып бетерде. Кайтса кайтты өйгә, кайтмаса юк.

Илгиз, син боздың аны, дип, Сәрияне гаепләде. Сәрия аңа күтәрелеп бәрелде. Сорамыйча түргә үткән кайгы алдында алар икесе дә көчсез иде. Аралары салкынайды, бер-берсеннән читләштеләр. Ачык, ягымлы кызлары Лилия дә үз эченә бикләнде. Вакытын күбрәк дус кызлары янында үткәрергә тырышты.

Илгиз бер-ике үлем сатучыны төрмәгә дә утыртты. Бергә ашаган-эчкән, күңел ачкан дус-ишләре аларны тиз онытты. Шулай Самат, үзе кергән капканнан чыга алмыйча, яшәгән йортларының каршысындагы биек йорттан сикереп һәләк булды.

…Уйлады да уйлады Илгиз. Вакыт җанга табип диләр. Дөрес түгел шул. Вакыт үткән саен, Илгиз югалтуның зурлыгын, чынлыгын, төзәтеп булмаслыгын ныграк аңлый барды. Улын саклап кала алмаган өчен, килгән бәләне җиңә алмаган өчен, көчсезлеге өчен үзен-үзе гаепләде. Хатынына да рәнҗеше кимемәде. Тормышка өмете өзелде.

Чиргә сабышкан уллары исән чагында күпме каннарын эчмәсен, ул киткәч, улына барысын да кичерде Илгиз. “Яшәсен генә иде, нинди генә булмасын, тере генә булсын иде”, — дип көннән-көнгә өзгәләнде ул. …Ярым айнык Илгиз шуларны тагын бер кат башыннан кичереп ятканда, кемдер мунча ишеген шакыды. Китмәсләр микән, дип тормый яткан саен ныграк шакыдылар. Илгиз беркемне дә күрәсе килмәсә дә, торып ишекне ачкан иде, мунчага таякка таянган Маһира карчык килеп керде.

Улының ябыккан, саргайган йөзенә, төпкә баткан күзләренә карады да: ” И, бала, бала…” дип озак кына баш селкеп торды. Югалып калган Илгиз әнисен сүзсез генә утырырга ымлады да, тагын ятагына ауды. “Улым, мин сиңа вәгазь укырга дип килмәдем”, – диде Маһира карчык. Тик әйтмичә дә булдыра алмыйм. Саматны күмгәнгә биш ай үтте. Син шул арада үзеңне дә күмеп өлгердең. Ә син бит – гаиләңнең башлыгы. Рәхәт чакта Сәрия белән бергә булдыгыз. Ә хәзер аны ташладың.”

Киленен гомергә яратмаган Маһира карчыкның бу сүзләреннән аптырабрак калган Илгиз, башын борып, әнисенә карады. “Әйе, моңа хәтле бик рәхәт яшәдегез. Тик, улым, бер рәхәтнең бер кыены да була шул. Үзегез иркәләп боздыгыз Саматны. Менә шуңа шулай килеп чыкты да. Икегез дә гаепле. Алла кичерсен барыбызны да. Нинди генә булмасын, Сәрия — синең хатының. Авырлыкны да бергә күтәрергә тиешсез. Син, улым, ир кеше. Без – мин, хатының, кызың — синсез дә, Саматсыз да ятим калдык. Кемгә сыенырга безгә синнән башка? Беләм, аңлыйм сине, улым. Кайгың бик тә авыр. Сабырлык сорыйк Ходайдан, улым. Түземлек сорыйк. Кайгы биргән икән, аны күтәрерлек көч тә бирә ул адәм баласына”.

Илгиз өнсез генә әнисен тыңлады да, тыңлады. Кара, үз кайгысына батып, әнисе барлыгын истән дә чыгарган бит ул. “Әни, ярый әле син барсың, ярый әле барсың…” дип эчтән кабатлады да, кабатлады Илгиз. “Шундый ул тормыш, улым, — дәвам итте Маһира карчык.- Биек күкләрдә очып барган җиреңнән таш кыяга китерә дә сылый дөнья. Канатларың сынган килеш үрмәләп кара таш кыяга… Кемдер авыртуга карамый, өскә үрмәли. Кемдер аска егыла…”

Күпме калырга кыстаса да, Маһира карчык: “Мин мунчада кунарга килмәдем”, – дип өенә кайтып китте. Иртәгәсен Илгизне аяклары автобус тукталышына алып киттеләр.

Биш ай буе бармаган зиратка китте ул улы янына. Самат каберенә җитәрәк, анда басып торган ике хатын-кызны күреп туктап калды. Кызы Лилияне тиз таныды. Ә ярты ел эчендә ябыккан, картайган, бөрешкән хатынын чак таныды. Лилия, әтисен күреп алып, кулыннан тартып диярлек әнисе янына китерде. Сәрия, һәрвакыт диярлек көләч йөзле, шаян Сәрия сагыш тулы, яшьле күзләрен күтәреп, Илгизгә төбәлде.

Тынлыкны Лилия бозды. “Әти, әни, Самат хәзер юк. Тик минегез бар бит. Нигә мине онытасыз?” диде тып-тын гына. Шуны гына көткәндәй, Сәрия буылып еларга тотынды.

Илгиз, хатын-кызның күз яшенә түзә алмаган Илгиз, башка сүз таба алмыйча, хатынының башын күкрәгенә кысып, “Бетте… бетте… бетте…” дип кабатлады. “Карагыз әле, беркөн утырткан чәчәкләр тамыр алган”, — дип, Лилия чәчәк төпләрен йомшартып алды. “Эх, сибәргә су алмаганбыз”, – дип кайгырды. Аның сүзләрен шеткәндәй, җылы яңгыр ява башлады. Сәрия, беренче кат яңгыр күргәндәй, “Яңгыр…” дип уч төпләрен ачып күккә карады.

“Яңгыр, Сәрия… Кайтабызмы?” – Илгиз әйттеме, терелә башлаган өмете әйттеме? “Кайтабыз… кайтабыз… кайтабыз…” Әйтерсең дә, бу сүзне аңларга тырышып, кабатлады Сәрия.

…Зират капкасыннан, бер-берсенә тотынып, бер ир кеше, ике хатын кыз чыкканда аларның баш очында күксел болытларны аралап кояш чыгып килә иде…

Автор: Физәлия Дәүләтгәрәева

Бәйле