Синоптиклар тагын кисәтә, иртәгә һава торышы

-- Лейла

Республика территориясендә эссе һава торышы сакланачак.

Иртәгә, 21 августта, Татарстан территориясендә эссе һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә төбәкнең көнчыгышында бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, «төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк», диелә Татарстан метеорологлары тараткан хәбәрдә.

Төнлә +11 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +25, +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанның көньягында һәм төньяк-көнбатышында, шулай ук Казанда җылырак булачак.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле