«Якыннарын үтергәч, миңа аудиоязма җибәргән. Тыңлап шок хәлендә булдым…»

-- Лейла

Ульяновск өлкәсендә 18 август төнендә җанөшеткеч хәл: 16 яшьлек малай әнисен, энесен,сеңлесен, аннан картәтисе, нәнәсен балта белән чабып үтереп, соңыннан үзе дә үлә.

Аларда авыл бәйрәме үткән. Коля да (исеме үзгәртелде) иптәшләре белән күңел ачарга чыккан. Бәйрәмгә килмәгән Саша дустын (исеме үзгәртелде) өеннән чакырып чыгарып, бергә сөйләшеп утырганнар.

«Миңа кергәндә Коля үзен гадәттәгечә тотты. Бәйрәм турында сөйләштек. Мин анда булмадым, барсын аңардан сораштырдым, — дигән ул. —  Бераз эчкән исе килә иде, ләкин телендә һәм күзләрендә сизелмәде. Үз-үзен тотышы да гадәттәгечә иде. Тәмәкедән башка төрле матдәләр кулланмаганын да беләм. Миңа сәгать 23.30 килеп, 12 тулгач кайтып китте.

‌Кайткан да, барсын үтергән инде, күрәсең. Миңа төнге 3.04 вакытта аудиохәбәр җибәргән. Ничек һәм ни өчен барсын да үтерүен сөйләгән. «Было легко…» дип тәмамлаган ул сүзен.

Без Коля белән бергә укый идек. Максатчан малай булды. Гел яхшы билгеләр алу өчен тырышты. Мәктәпне «отличник» булып тәмамлап, медаль алу теләге дә көчле иде. Нинди һөнәр сайлаячагын әлегә әйтә алмаса да, университетка укырга керәчәкмен дия иде, — ди Саша. —  Ярдәмчел, мәрхәмәтле, һәрвакыт ачык күңелле иде, яшьтәшләре аны хөрмәт итте. Гаиләсендә әлегәчә бар да яхшы кебек иде, яраталар, мохтаҗлык кичермәде — кирәк чакта әнисе акчасын да бирде. Бу хәл башка сыймаслык. Миннән кайтып киткәч, аны әйтерсең  «җен алыштырган». Ул акыллы һәм нормаль кеше, тик яхшы яклап кына искә алам», —  дигән Саша зур җинаять эшләп үзе дә үлгән дусты турында, дип яза Өмет.

Чыганак:  Өмет / Каспранова Ләйсән

Бәйле