Гаиләсен үтергән егет ни өчен мондый адымга баруын хатында язып калдыра

-- Лейла

Ульяновски өлкәсендә бөтен гаилә әгъзаларын балта белән чабып үтергән яшүсмер үзенең планнары турында берничә көн алдан дусларына әйткән булган. Тик аның сүзләрен беркем дә чынга алмаган.

16 яшьлек Тимерлан гаиләдәгеләреннән «үч алганнан соң», дустына телефоннан аудиохәбәр яздырып хәбәр җибәргән. Анда ул «җиңел булды» дип хәбәр иткән.

Моннан тыш өйләрендә егетнең үлем алды хатын да тапканнар. Ул анда үзенең нигә андый адымга барганлыгына ачыклык керткән. Аның сүзләренчә, ул әнисен һәм кечкенә энесе белән сеңелесен күралмаган. Ә әби белән бабайсын «кызганып», әлеге хәсрәтне кичерә алмаслар, дип теге дөньяга озатырга булган.

Тикшерүчеләр әлегә фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар. Яшүсмергә үлеменнән соң, психиатрик экспертиза ясалачак. Белгечләр, малайга игътибар җитмәгән булган, дип фаразлый.

Танышлары, сыйныфташлары һәм укытучылары аны гаҗәеп акыллы иде, дип искә ала. Ул гел «биш»легә генә укыган, олимпиадаларда җиңгән, «Умники и умницы» тапшыруында катнашкан булган. Алар әле дә бу хәлгә ышанып бетә алмыйлар.

Чыганак: Шәһри Казан 

Бәйле