«Синең чирле балаң гомер буе терелмәс, тагын табарсың әле. Уйла, я мин, я балаң!»

-- Лейла

Сәрия сугыштан соң туган бала. Яу яланыннан исән-сау әйләнеп кайткан атаның теләге гаиләсендә шакмактай таза малайлар үстереп, нәсел җебен дәвам иттерәсе килә дә соң, туган hәр сабый малай, үтә кыска гомерле булып доньяга килә дә, яшен дә тутыра алмый оҗмах кошы булып күчә. Ә кыз балалар киресенчә, бик теремек, кыю булалар. Сәрия үзеннән соң туган сеңелләренә үрнәкле апа булып, карашып, әти-әнисенең уң кулы ярдәмче, таянычы, ышанычы булып авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлады. Шул җәйдә әниләренең туганнары шәhәрдән отпускага кайткан иде. Алар гаиләнең бик авыр яшәвен күреп ата белән анага үз тәкъдимнәрен әйтә. —Без Сәрияне үзебез белән алып китик. Паспортын да юнәтербез, эшкә дә урнаштырырбыз, анда кичке укулар бар бит, hөнәр дә үзләштерербез. Завод яңа көчләр җыя. Сеңелләренә дә әзләп булса да ярдәм итәр, завод колхоз түгел бит, акча бирәләр, дип аңлаткач, ата-ана язганы шулдыр, ризыгы читтәдер дип,— ризалыгын бирә.

Бер авыз сүз русча белмәгән, бер тере рус кешесе күрмәгән Сәриягә шәhәр тормышына ияләшү үтә авыр бирелде. Авылны, туганнарын сагынып елап та ала, кире борылып кайтып китәсе дә килә, килми дә кебек. Тагы бер ай гына түзим дә инде, дия-дия көннәр, айлар ага торды. Кыз да завод коллективына иләшеп китә. Кичке техникумга да укырга керде, токарь hөнәрен үзләштерә. Кызның беренче вакыттагы куркып, оялып калулары, кеше күзенә карый да алмаулары артта калды, хәзер кыюлык, тырышлык, үҗәтлеген алга куярга өйрәнеп алды, кем әйтмешли, әрсезләнеп күзгә кереп бара башлады.

Наставнигын да, укытучыларын да бер русча, бер татарча сораулар биреп аңламаган-белмәгәнен белергә омтыла, hич тә куркып тормый. Аның тырышлыгын күреп мактап та алалар.

– Ну, Сарька,-Царевна, хоть ты и упрямая, но умная, старательная, шагай вперед, у тебя все получится, — дип үстереп тә җибәрәләр. Ә Сәрия тырыша, бөтен барлыгын биреп эшли, чөнки ул авыл баласы, авырлык аша узган бала. Акча тотарга белә, кысып килеп туганнарына, әти-әнисенә посылка да җибәрә башлый. Алар өчен бу олы бәйрәм, иң бәхетле көн икәнен күз алдына китереп куанып куя. “Бөртекләп җыела алтын”, дигәндәй Сәриянең дә эштәге уңышлары арта килә. Разрядлар да югарыга таба үрли. Туры сүзле, кыю Сарька-Царевнаны сменада хөрмәт итәләр, аңа ышанып җаваплы детальләр коруны тапшыралар. Һәр заданиене ул төгәл, дөрес hәм намус белән үтәп чыга. Кирәк чакта сменадан соң да калып эшли. Яшь чак – чәчәк чак. Заводтагы күп кенә егетләр кызга сүз кушып карыйлар, әмма Сәриянең йөрәген яулый алмыйлар. Заводка эшкә килгән көннән үк кызны берәү күздән ычкындырмый күзәтә башлый. Әммә, барып хисләрен аңлатырга ашыкмый. Отказ алырмын дип, шүрли. Ул – керәшен егете. Миша-Михаил. Бригадирның үзенә битараф түгеллеген кыз да сизеп йөри, сер бирәсе килми. Кинога барырга чакыруын да кабул итми. Кызның күңелен яулый алмагынына Миша бик көя.

Мин керәшен, син татар,

Гашыйк булдым Сәрия сиңа,

Керче минем хәлләремә,

Эшләрем бигрәк хәтәр,

дип такмаклап җибәргәч егет, кыз түзә алмый кычкырып көлә дә, ярар шагыйрь Мишка, сынап карыйк үзеңне, дип танцыга барырга ризалаша. Дуслыкның үргән күперләре — мәхәббәт диләр бит. Яшьләр арасында бу сихри ут көннән-көн көчәя килеп, алар гаилә дә корып җибәрә. Завод җитәкчелеге бәхет күлендә йөзгән парга тагы да шатлык өстәп туй бүләге итеп бер бүлмәле фатир ачкычы тапшыра. Кемгә генә тия соң але бу бәхет ачкычы, дип куана-куана матур гына яши башлый алар. Эшләре дә уң бара. Озакламый Сәрия сөйгәненә бәләкәч тә алып кайтачак. Билгеле инде, ир-малай көтә. Ни көтсәң – шул алдыңа килеп басар дигәннәр. Мишаның да көткәне юш килде. Малай туды!

Нинди бәхет яшь гаилә искиткеч күңелле мәшәкәтьләргә чумды. Уллары ныклы, сәламәт, тәүфиклы, гомерле булсын дип Булат исеме куштылар. Ә Булат чынлап та бик акыллы, бик теремек, сигез аенда ук тәпи китте, бер яшькә кәдәр чирләп тә карамады. Гомер җилдәй җилеп узып тора. Яшь әнинең декрет ялы бетүгә, нәни Булат заводның ясле-бакчасына йөри башлады. Улын бакчага йөртергә уңайлы булсын өчен, Сәриягә беренче сменада эшләргә рөхсәт тә булгач, гаиләнең тормышы бөтенләй уңай якка китте.

Сөеп-сөелеп, матур яшәгән парга яман күзләр тиде диярсең. Чалт аяз көнне гаилә бәхетен яшен сукты. “Ә” дигәнче кара кайгы коточкыч япмасын алар өстенә җәеп җибәрде, көн белән төн үзгәрде. Яшь ярымлык Булат яследә нык итеп авырып киткән. Бу хәбәр ана йөрәген урталай ярды. ”Ничек инде авырган, иртән бит тап-таза бала илттем?”, — дип борчылып улы янына чапты ул.

Ни күзләре белән күрсен, сабый мәрмәр таштай агарып хәл эчендә ята. “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килгән. Массаж ясыйлар, укол куялар, әмма, бала үлгән кебек, кыймылдамый да ята бирә. Нәрсә булды, дигән утлы соравына ананың тәрбиячесе исе дә китми, балалар хәрәкәтле уен уйныйлар иде, шунда берсе Булатны этәреп җибәрде hәм ул калын җылыту батареясенә бәрелде, һушсыз калды. Аркасы белән бәрелде шул, дип өстәде.

Шул минуттан алып реанимация, дәваханә палаталары, гөрләп барган яшь гаилә тормышына үз канунарын яза башлый hәм төп-төгәл өч елга сузыла. Йокысыз әрнүле төннәр, күз яшьләре яшь әнинең җанын суыра. Ул күзгә күренеп ябыкты, олыгаеп китте. ”Балам, бәгърем, зинhар өчен күзләреңне ачып, ичмасам бер генә сүз әйт әле, балакаем,”— дип өзгәләнүне улы ишетергә дә теләми, тәнне куырып ала торган салкын тынлыкта сабыйның исәнлеген бары аппарат аша типкән йөрәк дөпелдәве күңелне тынычландыра. Ходайдан ялварып сораулар, врачларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, ниһаять, бала ике ай дигәндә күзләрен ача башлый. Беренче җиңү! Ананың сулган йөзендә беренче елмаю. Тик гәүдә hаман тактага кадаклаган кебек шул. Анысы кайчан хәрәкәтләнә башлар икән?

Чиратта Мәскәү, Таллин, Кисловодск шәhәре дәваханәре, Ленинград медицина фәнни тикшеренү үзәге институты… Ни аяныч, терелү нәтиҗәләре бик аз. Нибары, бала бик аз вакыт кына сөялеп утыра башлый. Ә сөйләшү, тәпи китү турында врачлар ышандыра алмый, чөнки умыртка сөяге нык зараланган, диләр. Бала кайгысы башка төшмәсен генә икән ул. Түзәргә нинди сабырлыклар кирәк соң? Тере мәет хәлендәге йөрәк пәрәсенә карый да ана, үкси башлый. Ничекләр күтәрергә бу авырлыкны? Ленинград галимнәре сабыйны зур суммалар биреп, тәҗрибә үткәрү өчен бүгеннән алырга риза да соң. Ананың гына бирәсе килми. Ни җаның белән балаңны телгәләргә илтеп бирмәк кирәк? Юк. Сәрия, үлсә үлә, бирми. Терелеренә өмет итә.

Гаиләдә хәлләр мөшел. Тынычлык бетә. Ызгыш куба. Ата кеше риза түгел, бар эшләп тапкан акчаны “суга” салуга. Беркөнне ул түзәлми:

— Җитте, Сарька-Царевна, болай яшәп булмый. Мин дә адәмчә яшәргә тиеш бит. Синең чирле балаң гомер буе терелмәс, тапшыр Ленинградка, күп акча бирәләр бит. Тагын табарсың әле, бала азагы булмагае. Уйла, я мин, я балаң! — дигән шарт куя.

Шунда Сәрия сабырлыгын җыеп:

— Рәхмәт, Миша, турысын әйткәнеңә. Шатлыкны да, авырлыкны да күтәреп тормыш юлын бергә үтәрбез, дигән антың башыңа төшмәсме соң, чирле балалы хатыныңны ташлап китеп бәхетле булырсыңмы? Телисең икән, кит. Юлыңа аркылы төшмим. Ә мин сабыйны үлсәм дә тапшырмыйм. Бу сөйләшүнең мәгънәсен аңлагандай бала бер әтисенә, бер әнисенә күзләрен тутырып карап ята бирде. Ә ата кеше ичмасам улы янына килеп саубуллашмады да, китеп барды.

Иргә ышанма, Иделгә таянма, диләр. Бик дөрес икән. Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый. Ире киткәч Сәрия еламады, чөнки күз яшьләре сабые өчен артык күп түгелде шул. Түзде, эчтән сызды. Эшләмичә булмый

бит, яшәргә акча кирәк. Сәрия эшкә чыккач, туганнары Булатны карашырга булышты. Әнисе дә кышкылыкка күчеп килде, ә җәй авылда карады.

Аптырган үрдәк арты белән суга чума, диләр. Сәрия дә ышанмаса да, караучы карчыкка юл тотты. Әби кәрт сала икән. Гәҗәпләнерсең инде, әби нәкъ Сәрия белән сабый язмышын китап укыган кебек сөйләп бирде. – Кызым, балаң бик нык имгәнгән. Дәвалануларның файдасы тия. Массаж кирәк. Үзем өйрәтәм. Алда тагын күп еллар дәвалану көтелә. Балаң башта үзе торып утырыга өйрәнер. Икенең бары берсе булыр, я ул тәпи китә, я теле ачыла. Сабыр итеп көтәргә кирәк булачак инде. Түземлегеңне җый, кызым. Җиде көн, җиде атна, җиде ай, я җиде ел үтәрдер әле. Риза җиде ел көтәргә дә, риза ана, улы гына терелә күрсен.

Әби өйрәткән массажны ул көн дә җенткләп ясый, менә могҗиза, җиде атна дигәндә бала үзе утыра башлады. Ә аяклар нәзек, хәлсез-буынсыз. Аларга карау да эчне өзә. Әкренләп сабый имгәнгәнче күпме сүз әйтә белгән, шуларны хәзер матур гына әйтә башлый. Бу ана өчен тагын бер шатлык. Баш тулы уй булгач, көннәр дә әкрен уза. Көтсәң шулай бит инде ул. Ә массажны өзәргә hич тә ярамый. Һәр хәрәкәт изге уй белән үтәлергә тиеш. Әбинең сүзләре чынга ашты.

Булат җиде яшендә әкренләп булса да тәпи китте! Сәрия өчен бу көн иң бәхетле көн, күпме авырлыклар артта калды. Икесе өчен дә олы, искиткеч олы җиңү булды. Заводның профсоюз оешмасы “тәпи” котлап санаторийга путевка бүләк итте. Гаиләгә завод күрсәткән ярдәм искиткеч зур булды. Мең рәхмәтле Сәрия, мәрхәмәтле, изге күңелле олы йөрәкле хезмәттәшләренә. Һәм алар ук гаиләгә җиңел машина “Жигули” сатып алырга ярдәмләште. “Малаең тизрәк терелсен, урман-кырларга саф hавага алып чык, җиләк-җимеш ашат”, — диделәр.

Сәрия изгелеккә изгелек белән җавап бирде. Тырышып эшләде, hәрчак нормаларын арттырып үтәп барды, нинди генә катлаулы задание бирсәләр дә, төгәл итеп “5” гә эшләп куйды. Җитәкчеләрнең, хезмәттәшләренең абруен яулаган үрнәкле токарь булды. Рәсеме “Почет тактасыннан” төшмәде. Эшендә хөрмәт казанды.

Булат буй җиткерә башлагач квартираны зурайту мәсъәләсе алга килеп басты. Монда да завод ярдәм кулы сузды. Хәзер инде алар рәхәтләнеп ике бүлмәле зур квартирада яшиләр.

Инде иркенләп тын алдык дигәндә генә, сөекле әнисе, кадерле зур әниләре авырып урынга ятты. Ходай яратканыма бирермен дигән, Сәрия тап шул кеше. Авыл авыл инде, барлык уңайлыклар юк монда. Сәрия анасын шәhәргә үзе янына алып килде hәм түләүсез ял алып, бәби карагандай, күтәреп карады, тәрбияләде, дәвалады. Ә Булат зур әнисе янында бөтерелеп йөри, ул нәрсә сорый, шуны йөгертеп китереп тоттыра. Гаилә ике ел ананы карады, хөрмәтләп соңгы юлга озатты, авылга кайтарып җир куенына тапшырды.

Шатлыгы да, кайгысы да бер килә башласа, туктала белми шикелле. Сәриягә дә hич тынычлап яшәргә Ходай насыйп итмәгәндер. Сеңелесең ире — кияве кинәт кенә вафат булгач, ике туганы Ирина белән Илшатка үзе янында югары белем алырга hәм эшкә урнаштырып, яшьләр үз тиңнәрен тапкач, матур итеп туй ясарга да бик зур ярдәм итте. Күңеле гел изгелектә шул.

Туксанынчы елларда дөнья буталып китте. Гарип бала тәрбияләгән Сәрияне заводтан персональ пенсионеры итеп 50 яшьтән зурлап лаеклы ялга озаттылар. Әле көч-дәрт, саулык җиткәндә ничек өйдә ятмак кирәк? Сәрия дә кыюланып, бизнес өлкәсендә үзен сынап карарга булды. Кечкенә ларек сатып алып, халыкка вак-төяк тәкъдим итте. Ходайга шөкер, сату әйбәт бара. Куркып кына башлаган эш уңайга киткәч, ул сату мәйданын да, товар төрлелеген дә арттырып җибәрде. Бу эшкә туганнарын да җәлеп итте. Бергәләп дус-тату аңлашып эшлиләр һәм яшиләр.

Асфальт юлдан “Тойота” җилдерә. Рульда ана, янәшәсендә улы. Алар авылга туганнары хәлен белергә, ахирәткә күчкән әти-әни каберләрен тәрбияләргә кайтып килә. Иңенә төшкән авырлыкларга баш ими, югалып калып начар юлга басмый, инвалид улын бүген дә дәвалап-тәрбияләп торган ана дөньяны акыл һәм сабырлык белән көтеп бара. Киләсе 2020 ел гаиләгә юбилей алып киләчәк, гомерләр, саулык кына булсын. Сәриягә – 75 яшь, ә Булатка – 50.

Бу язманы укыган hәркем “дөрес яшимме мин бу якты дөньяда”, — дип уйланыр, мөгаен. hәм тап-таза балаларын ташлаган “кәккүк” аналар башына төбәп атылган ук кебек барып тими калмас һичшиксез.

Автор: Фируза СИРАЕВА

 

Бәйле