Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Иртәгә, 23 августта, төнлә һәм көндез, Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада томан төшүе көтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле