Рөстәм Нәбиев: “Без әздән генә балабызны югалтмый калдык”

-- Лейла

// Татар Тудей//

21 июнь көнне яшь гаилә Индираның әти-әнисе янында кунакта була. Ул вакытта Нәбиевләрнең икенче бала көтүләрен беркем белмәгән булалар әле.

“- Индира аңа нык көчәнергә ярамаганын, үз-үзен сакларга кирәк икәнен аңлый (йөклелекне өзү куркынычы булган), ләкин барыбер әнисенә, мөмкин булганча, ярдәм итәргә тырыша. Әле бу көнне үк әти-әнисенең авылда мал көтү чираты иде. Алар кырда булгач, эшләрнең күбесе нәкъ менә аның җилкәсенә төште. Ул көнне бакчада эшләү дә,  үгезләр  эчерерү дә аңа эләкте. Индира да, авылда үскән кеше буларак, өйдә, кул кушырып утырмый инде.

Софиянең йокы вакыты җитте. Өчәү йокларга яттык.

Мин 15-20 минут узгач Индира мине уята, аның каны китә башлаган.

Бик нык курыктык.

Озак та уйлап тормастан район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә киттек.

Мин парковкада басып торам, яңалыкларны көтәм. 5-10 минут узды. Индирадан шалтырату:

— Мине карадылар, аналык трубкасы ачылган ди, һәм, мөгаен, баланы коткарып кала алмаслар диделәр. Хәзер әле УЗИга. —  диде ул, мин трубканы  ташладым.

Тән буйлап салкыннар узды. Куллар калтырый. Үзем дә куркам һәм уйлыйм: «Әйе.. ЮК. Бу мөмкин түгел. Барысы да яхшы булачак»

Телефон янә шалтырый.

“Баланы коткарып калырга тырышачаклар һәм шуңа күрә аны хастаханәгә билгесез срокка салалар,” —  диде Индира.

Фух.. ярар, яхшы яңалыклар.

Ул вакытта сабый өчен дә, Индира өчен дә бик борчылдым. Әмма Аллага шөкер, барысы да уңышлы узды. Хәзер без йөклелекнең 18нче атнасында. Бик бәхетле без!” – дип яза блогер үзенең инстаграмында.

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиевның инстаграмыннан алынды

Бәйле