Бер ел элек югалган гаилә табыла. Исән-саулармы? Югалуларының сәбәбе нидә?

-- Лейла

Былтыр майда Ульяновскида 30 яшьлек малтабар, аның хатыны һәм улы югалганнар иде.Аларны бөтен ил буенча эзләделәр. Бу хәлнең бер сәбәбе — малтабарның бурычларын түли алмавы, дип фаразланды.

Ниһаять, алар Русиянең бер шәһәрендә табылган. Гаилә хуҗасы белдерүенчә, ул Ульяновскидан үз теләге белән киткән һәм үзен эзләүләрен сорамаган. Коллегаларының дулкынлануын белмәгән, әнисе белән шәхси сәбәпләр аркасында бәйләнешкә кермәгән.

Менә шундый хәлләр. Бөтен илне аякка бастырсалар да, бу кешеләрне административ җаваплылыкка да тарттырып булмый икән.

Чыганак: Кызыл Таң гәзите

Бәйле