«Өч минут эчендә үлде» — Түбән Кама районында фаҗига

-- Alfia

Түбән Кама районы Прости авылында бал корты чагып 78 яшьлек ир-ат үлгән. Пенсионерның авыл чәчтарашына барышы булган, тик юлда аны бал корты чаккан. Бу хакта ntr-24.ru хәбәр итте.

– Ул миңа килеп җитте һәм өч минут эчендә үлде, — дип сөйләгән чәчтараш Зоя Черешова.

Пенсионерның корт чагудан йөрәк һәм үпкә авыруы кискенләшү нәтиҗәсендә үлүе ачыкланган.

Әлеге авылда яшәүчеләр инде берничә ай дәвамында корт чагудан зарланып чаң кага. Умарталык авыл уртасында булганлыктан җирле халык арасында корт чагудан интегүчеләр шактый икән. Моңа кадәр бер хатын-кызны корт чагып, хастаханәгә озаткан булганнар.

 

Мәгълүмат: matbugat.ru

 

Бәйле