Буа районында коточкыч фаҗига: өч бала белән әниләренең гомере куркыныч астында була

-- Alfia

Буа районында янгын турында хәбәр бирүче җайланма өч бала белән әниләренең гомерен саклап калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«25 август 1.55 сәгатьтә Никольские Сороки авылында йорт януы турында хәбәр килде. Ут бөтен йортны колачлап алган һәм якын-тирәдә торган сарайга күчү куркынычы булган», — дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ярты сәгатьтән соң 84 квадрат метр мәйданда янгын тулысынча сүндерелде. Башлангыч фараз буенча, янгын сәбәбе булып, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре бозылу тора.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле