Татарстанда киләсе атнада һава торышы тотрыксыз булачак

-- Alfia

Киләсе атнада көнбатыш антициклонга алмашка Татарстанга төньяк циклоны киләчәк, ул һава шартларының чираттагы үзгәрүенә китерәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге башлангыч фаразлары раслый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүшәмбе, 26 августта, республика территориясендә салкынча һәм коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +15тән +20 градуска кадәр булачак.

«Алдагы ике көндә һава торышы тотрыксыз булыр дип фаразлана. <…> төньяк циклон республикага яңгырлар, көчле җил һәм алга таба суыту китерәчәк», — дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

Сишәмбе, 27сендә, төнлә яңгырлар урыны белән генә явачак, әмма көндез алар төбәк территориясенең зур өлешенә таралачак. Кайбер урыннарда яшен була. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган җилнең тизлеге кайвакыт секундына 18 метрга җитәргә мөмкин.

Чәршәмбе көнне, 28 августта, янә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак, төнлә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк, көндез һава температурасы +10, +15 градустан артмаячак.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле