Алабугада 23 яшьлек егет белән фаҗига була

-- Alfia

Алабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан. Бу хакта бүген 75нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Евгений Шумилов хәбәр итте.

«4.40 сәгатьтә Мамадыш водолазлары суга баткан егетнең мәетен чыгарган. Фаҗига иске пристань территориясендә булган. Ул анда дуслары белән йөргән», – дип сөйләде Евгений Шумилов.

Беренче мәгълүматлар буенча 23 яшьлек егет култыксага утырган һәм суга төшеп киткән. Егет ярга кадәр йөзеп чыга алмаган, ә дуслары ярдәм итәргә өлгермәгән.

 

Мәгълүмат:tatar-inform.tatar

Бәйле