«ТMTV», «Татар радиосы»н тотучы «Барс-Медиа» ширкәтенә Айдар Галимов кешесен куялар ди

-- Alfia

«Барс-Медиа» медиа төркеме башлыгы итеп Айдар Галимов студиясенең элекке җитәкчесе Павел Волонихин куелырга мөмкин.

«Азатлык» чыганаклары белдерүенчә, «Барс-Медиа»ның яңа җитәкчесе итеп Павел Волонихин билгеләнергә мөмкин. Аңа 40 яшь, Уфада туган. Татар телен белмәсә дә, Башкортстанда татар эстрадасы өчен ят кеше түгел. 2000 елдан алып ул җырчы Айдар Галимовның “Айдар” театр-студиясендә эшли башлый һәм ике елдан студияне җитәкли башлый. Хәмдүнә ТимергалиеваХәния ФәрхиГабделфәт СафинНәфкать НигъмәтуллинЗөһрә Шәрифуллина кебек артистлар белән хезмәттәшлектә булуы мәгълүм.

«Барс-Медиа»ны күп еллар буе җитәкләгән, ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе булган Марат Гәрәев август башында үзенең һәм кызы, соңгы елларда бу ширкәтне җитәкләгән Динә Гәрәеваның шоу бизнестан тулысынча китүен белдергән иде.

Шул ук вакытта Гәрәев үзенең китүен ширкәт акционерлары арасында булган аңлашылмаучанлык белән аңлатырга тырышкан һәм “баш мөдир итеп урысны куярга җыеналар” дигән иде.

 

Бәйле