1 яшьлек кызны туган көнен үткәргән вакытта үтергәннәр

-- Alfia

Кызларына бер яшь тулу уңаеннан ата-анасы ресторанда бәйрәм оештырган булган.

Шунда туганнарның берсе, баланы яратып, түшәмгә кадәр чөйгән. Нәтиҗәдә, ул андагы вентилятор калагына эләккән һәм бик каты җәрәхәтләр алган. Новочеркасск табиблары нарасыйны коткара алмаган.

Бала белән бик сак булырга кирәк. Таныш булмаган җирдә — бигрәк тә.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле