Хатын-кызларга ни җитми?  Үзләре аңлыймы, беләме икән?! [тормыштан алынды]

-- Лейла

Ул бозга янә балта очы белән сукты, бәке кырыендагы үткен, үтә күренмәле уалган пыяладай кисәкчекләр теленеп, чупылдап суга чумды. Янә сукты, янә бармак очы хәтлесе кителде. Суккан саен, бозга әверелгән йөрәкнең бер кыйпылчыгы очты, диярсең. Куллары суыктан кызарып бетте, гүя үче, ачуы, нәфрәте шушы балта түтәсе иде. Аның белән хәзерге халәтендә ул бөтен дөньясын кырып бетерә аладыр кебек тоелды. Хатын тора-бара балтаны урыныннан кузгатырлык та хәле юклыгын чамалады. «Шулай да ничек күтәрә алам икән соң мин аны?» – дип уйлап куйды. Фани дөньяның мәхәббәтсез көннәре аны суккалап, каккалап, теткәләп бетергән иде инде. Җеп өзәрлек көчен дә калдырмаган икән бит әнә. Ул, балтасын атып бәрде дә, боз өстенә сузылып ятты, авырлык белән булса да, әкрен генә шуышып, сул җилкәсен бәке авызына якын китерде. Терсәкләренә таянып, гәүдәсен аска этеп карады. Бәкенең авызы кечкенә иде. Башын тыкты. Боз авыз кылычтай үткен үтә күренмәле тешләрен шыкырдаткандай булды. Тик ул аны йотарга әзер түгел иде, күрәсең, һич сиздермичә генә нибары бит тиресен умырып алды. Хатын сискәнеп китте. Ул бәкедән башын күтәрде. Җәрәхәтеннән көмештәй боз өстенә кып-кызыл тасма сузылып төште. Хатынны бу үкенеч чыгырдан чыгарды.

 

– Сыймыйм, – диде ул. – Ник сыймыйм икән соң мин һаман?

 

– Син дөньяга сыймыйсың түгелме?.. – дип пышылдады эчке бер тавыш.

 

Гүя ул бәке авызыннан ишетелде. Хатын кычкырып елап җибәрде. Бала чагында аны «кабартма» дип үртиләр иде. Бигрәк тә күрше малае Рамис инде. Менә хәзер күрсеннәр иде ул үртәүчеләр! Юка диярләр иде, мөгаен. Җан тынычлыгы качкан ничәдер еллар эчендә сулыгып, кибеп бетте, коры сөяккә калды бит менә ничек. Әле шул көенчә дә сыеп булмый икән бит. Хатын янә бәке авызына башын тыкты. Аста хәрәкәт барлыгы, каядыр тирәндә, бик тирәндә су шаулаганы ишетелде. Су астында колакка кар шыгырдаганы чалымланып китте, әйтерсең, тирәннән күтәрелгән дулкындай, аңа табан кемдер якынлашып килә иде. Шул мәлдә пәлтә якасыннан көрәк кадәрле кул эләктереп алды да аны читкә алып ташлады. Хатын, шапылдап килеп төшкәч тә, боз өстеннән шактый шуып барды.

 

– Нишлисең син? Нишлисең син, ә? – дип кычкырды ул кое төбеннән килгәндәй салкын тавыш белән.

 

– Ник син минем арттан йөрисең? – диде хатын.

 

–  Тәмәке тартырга чыккач, балтага күзем төште. Карасам, урынында түгел… – дип сөйләнде ир.

 

«Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән булалар тагын, убылып та китмәде бит, хәерсез… Өлгерә алмадым…» – дип пошынды хатын эчтән генә.

 

– Балаларны уйлар идең, ичмасам… – Ир бу сүзләрне читкә караган көе генә әйтте.

 

– Син уйламагач… Хатын әле һаман боз өстендә утыра иде. Ул тәненә салкын үткәнне дә тоймады.

 

– Йә, нишлим соң инде мин, Илдария?! – диде ир, тәмәкесен кабыза- кабыза. – Артыңнан илеңә кайттым. Ә син һаман менә шушы боз утравы кебексең…

 

Хатын дәшмәде. «Син һаман ут эзләдең инде… Йөрәгеңә ут төшкәч соң, ут төшкәч, нишләмәк кирәк», – дигән уй күңелен көйдереп үтте. Алар бер өйгә икесе ике юлдан кайтып керделәр. Кулына балта тоткан ир алдан атлады. Хатын уравычрак сукмактан юл алды. Кайткач та бер сүз сөйләшмәделәр. Өй тулы бала, ашарга эзләп, һаман кәстрүл капкачын шалтыратты. Кайсыдыр, чиста кием эзләп, шкафларны актарды. Аларга әни кирәк иде. Кайсыдыр чөйдәге пәлтәсенә үрелде. Буе җитмәде. Ир, кузгалып, киемне алып бирде. Купкан идән тактасы яман шыгырдап куйды. Йортка әти кирәк иде. Ир, мич авызына кадалып, тәмәкесен пыскытты. Иртәгесен хатын үлмәскә уйлады… Тик аңа яшәмидер дә сыман тоелды. Көн дә таң алдыннан, ире кайтып кергәнче, керфек тә какмаска ияләнде. Үзе, ул да бит адәм баласы, җаны теләгәнчә яшәргә хаклы дип уйлый иде, кайчак, шулай уйлаганы өчен, аек акылын гаепли, үз башына тукмак белән тондырасы килә башлый. Һәм шул кызган мәлендә кайда булса да ерак-еракларга чыгып югаласы… Җәйге бер иртәдә, таралып йоклап яткан балаларын йомшак кына кочаклап үпте дә, авылдан калага юл алды Илдария.

* * *

– Утырыгыз, мин сезгә урын бирәм, – дип эндәште Илдария эшләпәсен кыегайтып кигән карчыкка. Карчык күтәрелеп тә карамады: ул, күзләрен тартыштырып кыса-кыса, автобус билетыннан бәхет эзли иде. Әбекәй билетны битенә әле якын ук китерә, әле ерагайтып карый, барыбер дә саннарны күзләре шәйләп үк бетерми иде, күрәсең. «Һәркем яшьлектә калырга, бәхетле булырга тели шул, – дип уйлап куйды Илдария, үзалдына гына елмайгандай. – Бәхет күзгә күренми торган бер могҗизадыр инде, күрәсең…»

 

– Мин сезгә урын бирәм, утырып барыгыз! Илдариянең кабатлавын карчык тагын ишетмәде. Ул, аның кып-кызыл иннеге иренендәге җыерчыклары өстенә ягылып, аларны тагын да тирәнәйтеп җибәргәнлеген күреп алды. «Яше дә бар югыйсә, үзе нәкъ бала-чага кебек, – дип уйлап куйды һәм бармаклары үз кулында да билет барлыгын искәртте. Саннарны башта икегә аерып куясы да башта бер яктагы өчесен, аннары икенче яктагыларын кушасы. Әгәр дә ике якта да саннар тигез икән, бу инде бәхет дигән сүз». Тик Илдариядән бәхет бик ераклашканы мәгълүм булды. Хатын, кәефсезләнеп, иреннәрен турсайтты. Аның мондый юк-барга игътибар юнәлтер вакытымы? Теге бәхетсез карчыкка ияреп кенә инде. Шул мәлдә ул кинәт айнып киткәндәй булды. Бу ят шәһәрдә кем соң ул? Кая бара? Әлбәттә, сорауларына җавап таба алмады. Хәер, болай да аның һәр көне билгесезлек иде… Моңарчы да шулай яшәде ул. Яшәде дип була микән соң? «Әллә нинди син», – диләр иде кызлар аңа. Күзенә карап шулай әйтсәләр дә, ул моңа бер тамчы да үпкәләмәде. Әллә ниндилеге шуннан гыйбарәт: кыз яңалыкка омтылучан булды. Урманга чыксалар, ул еш кына адашып кала, елга буена төшсәләр, әллә кайларга китеп югала. Әбисенә ияреп, чит авылларга кунакка барырга атлыгып торыр иде. Ят шәһәрләр күрү аның могҗизага тиң хыялына әйләнде.

 

– И андагы ыгы-зыгыга түзәр чама юк, машина да кеше, шулкадәрле тыгызлыкта да яшәргә теләүчеләр бар икән якты дөньяларда, – диде күрше кызы Замирә, Казанга апаларына кунакка барып кайткач.

 

– Мин дә шундыйда яшәргә теләр идем, – дигәнен сизми дә калды Илдария. – Анда тынчу да әле, беләсең килсә, – дип, кашларын җыерып әйтеп куйды күршесе.

 

– Булса соң… Шәһәрдә яшәргә теләүчеләр барыбер дә күбрәк бит…

 

Гомер язының алгысулы, күңелнең җәйге рәшәдәй уйнаклап торган мәлендә, аларга Үзбәкстан якларыннан әтисенең сеңлесе кайтып төште.

 

– Сине алырга кайттым, балам, – диде ул. – Синең өчен кайттым.

 

– Минем өчен? – дип гаҗәпләнде кыз. – Шуннан кадәр минем өчен кайттыгызмы инде, апа?

 

– Матур-матур шәһәрләр күрсәтермен мин сиңа, бу якларга әйләнеп тә карыйсың килмәс аннары, – дип, серле елмайды кунак апасы. Кыз, озын муенын суза төшеп, колакларын шомрайтып, аны тыңлап утырганда, үтә дә ләззәтле хисләр кичерде. «Рамис нишләр иде икән аннары, – дип уйлап алды. – Чират көтүенә кем белән чыгар иде икән?.. Кем белән үртәшер моннан соң?» Сабыйлыктан үсмерлеккә таба авышкан гомере кояшын ул шул мәлдә гадәттәгедән яктырак итеп күрде.

 

– Үзбәк иле бик ерак юл ул, балам, үскәч тә өлгерер идең әле… – диде әнисе, ризасызлыгын белдереп. – Бер дә янымнан җибәрәсем килми шул үзеңне. Кыз уйларыннан бүленде.

 

– Мин анда шәһәрләр күрергә генә барам бит, әнием, – дип куйды.

 

– Уналты яшьтә шәһәр генә күреп йөрмиләр, – дип төзәтмә кертте кунак апасы. – Эшкә урнашырсың, бездә калырсың. Әниеңә дә җиңелрәк булыр. Синнән башка да дүртәү әле аңа…

 

Әнисе аның күзләренә сорау катыш гаҗәпләнү аша карап алды. Аннан:

 

– Үз сөягем үземнән бер дә артык түгел, Тәгъзимә, алай димәле син, – дип, апасын төзәтеп куйды. Капкадан чыгып киткәндә дә әнисе үзалдына, нидер сизенгәндәй:

 

– Хәерлегә булсын, балам, хәерлегә булсын берүк, – дип пышылдады. – Кайтып җитәрмен мин, әнием, озак тормам, – дип чыркылдап көлде кыз.

 

Көлә-көлә чыгып китте ул туган йортыннан. Әтисе үлгәч тә, түтиеннән бер хат килгән иде. «Кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен» дип язылган иде анда. Димәк, сүзендә тора белә торган туган инде ул. Әнисе дә, мөга­ен, шулай уйлагандыр.

 

* * *

 

Ул көлә дә белми торган бер кешегә әверелде. Кешегә дә түгел, өрәккә бугай. Кеше булса, үз тормышы белән яшәр иде. Илдария кеше тормышы белән яшәде. Апасы аны урам тутырып гөлҗимешләр, розалар, олеандрлар чәчәк атып утырган үзбәк иленә алып килде дә бер танышының камыш кышлакта гомер итүче энекәшенә сатып та җибәрде. Әйе, әйе, сатты ул аны… чөнки шушы ир заты кулыннан алып, акча санап торганын кыз үз күзләре белән күрде.

 

– Бик яшь бит, бала гына бит, – дип, куркыбрак карап торды аңа үзбәк ире, чем-кара күзләрен елкылдатып.

 

–  Кыз бала бүрек ташлагач та егылып китмәсә, кияүгә барыр вакыты җиткән булыр, – дип аңлатты апасы. – Адәм баласына Ходай ала карга гомере дә бирмәгән, һәммәсе үтә дә китә, иң мөһиме, матур торыгыз, – дип, өзек-төтек җөмләләр сипте ул. Кызның керфекләре тетрәнеп китте. Мондый хәлне башына сыйдыра алмыйча:

 

– Апа, мин әнием янына кайтам, – дип елый-елый, түтиенең аякларына егылды. Тик түтие аны ишетергә дә теләмәде шул.

 

– Баласын тугры мөселманга кияүгә биргән ата-ананың урыны җәннәттә булачак, сеңлем. Никахтан син генә кача алмассың, ир-ат хатыныннан тугыз-ун яшькә олы булырга тиеш ул… – дип, үзенә таяну ноктасы әзерләде. – Хыянәтче син, апа. Син туганыңны сатасың…

 

– Мин синең бәхетле булуыңны телим. Безнең туган якларда, әниең янында ач яшәүләре әллә рәхәт булыр дип уйлыйсыңмы? Кара менә бу кышлакка, йорт саен диярлек татар кызлары биредә. Җимеш ашап кына яшәрсең. Безне авылдан ник чыгып киткән дип беләсең соң син? Ачлык үзәккә үткәнгә бит.

 

Әнә шулай чит дөньяда чит кеше булып яшәп китте Илдария. Сагыну сагышлары йөзләренә иңде. Әнисен, туган йортын, туган авылын аның һәр күзәнәге сагына иде. Сагыну аңа табын янында аш исе булып килеп бәрелде, ачлык чорлары онытылып китте хәтта. Өрек өзгәндә, алма бакчалары күз алдында биеште. Яшь килен ни кушсалар, шуны эшләде. Ни күтәртсәләр, шуны күтәрде. Вакыты булган саен, кер уды. Һәр кер уганы саен, Рамисны искә төшерде. Һәм, менә бу юлы керләрне генә уып бетерәм дә аннары авылга кайтып китәм, дип уйлый иде. Тик каенеләре бик күп иде шул. Кара чутыр малайлар ни кисәләр, шуны керләндерәләр, һәм йомшак куллар тылсымын көткән кием-салым көне буена иксез-чиксез, таудай өелә торды. Илдариянең аларны уа-уа куллары тала, аркасы манма суга төшә, чайкап элгәнче, кайдадыр китү теләге дә сүрелеп куя иде.

 

Үзбәк якларында киленнәрнең бик кыйммәт торганлыгын ул соңрак, бераз яшәгәч кенә белде. Яшь, бик яшь иде шул ул. Иренә булган салкынлыгы каенанасының да эчен пошыра, шуңадырмы, ул һаман улын мактый: «Минем улым кебек акыллы, изге күңелле баланы син кайлардан тапкан булыр идең икән», – ди, киленен чәнчеп алу җаен эзли, сирәк булса да, «җитлекмәгән»дип тавыш күтәреп куйган чаклары да булыштырды. Хәтта бер тапкыр апасына, заман аман, сылу гына яман, дип зарланып та алды.

 

– Бик яшь бит әле ул, – диде апасы. – Тай типсә, нык тибәр, ди бит.

 

Илдария бу сүзләргә үпкәләргә кирәген дә уйламый, кер уарга дип бакчага юнәлә һәм, менә уып кына бетерәм дә кайтып китәм, дип кабатлый. Шулай кабатлый торгач, өч ел вакыт үтеп тә китте. Беренче уллары тугач, «җитлекмәгән» дип тәкрарлап торган каенанасы да алыштырып куйгандай булды. Бала бишеге тирәсеннән бер генә карыш та ары атламады, башкача килененә дә саксыз кагылмады. Тик Илдария үзендә буй-буй сырлары елкылдап торган атлас күлмәкле каенанасының игътибарын да, иренең мәхәббәтен дә кабул итәрлек көч таба алмады. Бу каршылык аның җан ярасын торган саен тирәнәйтә бара, ул инде елмаюның да ни икәнен белми башлаган иде. Көзгегә карагач, үзе дә аптырап китте: шул арада аның ике яклап чигә чәчләре агарып чыккан түгелме? Ул, ышанмыйча, аларны, кат-кат тотып, көзгегә якынайтып карады. Беренче кат күргәндә, «Һай матур бу татар кызы!» – дип сокланганнар иде бит аңа үзбәкләр. «Күзләреннән нур агыла» – дигәннәр иде. Мыскалы булса да калдымы икән аның шушы елларда? Авылда да шулай сокландылар аңа. Рамис та, уйнарга чыккач, «керфегеңне тотып карыйм әле» дип, артыннан йөгереп йөри торган иде. «Их, әти исән булса, апа да болай ук кыланмас, шәһәрләр күрсәтер, кунак итәр дә, үзе үк кайтарып та куяр иде», – дип фикер йөртте ул. Шуңадырмы, Илдария һаман ятим балачагында яши, ятимлек ул коллык икән, дип уйлый иде. Үз башына төшмәсә, акча бәрабәренә кешеләрнең кеше сатып җибәрүләренә ул, мөгаен, ышана да алмас кебек. Аны хәзер бер нәрсә тота: үз балаларын ятим итмәү. Бу дөньядагы иң якын кешеләре – уллары һәм кызы белән туган җирендә түгел, ә шушы тарафларга китереп тәүге кат очраштырган Ходайга аның җанында рәхмәтле хисләр уяна башлады. (Бу мәлдә ул Рамисны уйлап куя иде.) Ничек ярата бит ул аларны! Һәммәсен туган көннән үк бертөрле итеп ярата: кер уарга чыккан җиреннән дә, сагынып, атылып өйгә кереп җитә. Хәтта сагынудан баласын кочаклап елап та җибәрә иде. Каенанасы каршында ана булуның бик зур дәрәҗә икәнен дә тоеп торды ул. Тик ниндидер салкынлык аңа һаман яшәргә комачаулый, язмышының ярты ягындагы өметсез, караңгы көннәр аның яшәешенә әверелгәндер сыман иде. Кер уарга чыккач, кайчакта ире аның янәшәсенә чыгып утыра. – Эшең бетте мәллә? – Синең яныңда торасым килә… Хатын нигәдер аның үз янында торуын теләми, шуңа тамак кырып кына җавап кайтара. – Ник дәшмисең? – Тик… – Ярар, алайса кереп китәрмен… – Ул авыр гына өйгә кузгала. Өченче баласы тугач кына ул иренең дә кызганыч хәлдә икәнен аңлый башлады сыман. Бу салкынлык аның үзеннән бөркелә, хәтта кайчак ире аның күз алдына айсберг өстендә утыручы аюдай килеп баса, боз тауларын ишеп йөри-йөри, кайнар йөрәге инде туңгандыр кебек тоела башлый иде. Туңган йөрәкне мәхәббәт кенә эретә алганын да сиземли сыман, югыйсә. Бөркеткә тау кирәген дә тоемлый, әлбәттә. Тик нишләсен соң? Икейөзле булып яши беләмени Илдария? Ул ирен хыянәт, алдашу, эчкечелек юлына этәрде. Үзе этәрде. Кайчакта, иренең апасына акча биргәнен исенә төшерә дә, сатып алган кешегә шул кирәк аңа, ул бит минем җаным белән хисаплашмады, тәнемне генә кирәксенде, дип фикер йөртә башлый иде. Әлбәттә, иренең яхшы кеше икәнен дә күрә. Аңа күлмәкләрнең кешедә юкларын алып бирде ул. Яулыкларның ефәкләрен юнәтеп бәйләтте. Балаларым, дип үлеп тора. Башта ул да, эштән кайткач та, сәбәп табып, бишекләре тирәсендә кайнашты. Үсә төшкәч, дәресләрен карашты, кул арасына керергә, көрәк-сәнәк тотарга өйрәтте. Ир, гомере буена хатыныннан бер генә мәртәбә булса да йомшак сүз ишетергә теләп, аны көтеп азаплана иде. Тик юкка… Кайчакта, Илдариянең дә әнисенә чын дөресен язып җибәрәсе килә. Апасының чүпрәк саткандай сатып җибәрүен дә, гомеренең әрәмгә үтүен дә, керләрен юып бетерүгә, кайтып китәсе килүен дә… Күрше Рамисның кай тарафларда икәнлеген белергә ымсынган чаклары да юк түгел. Ләкин әнисе боларның берсен дә ишетергә теләмәячәк. «Төшкән җиреңдә таш бул» йә «язмышыңа шулай язылгандыр, кызым, килешергә кирәк» диячәк. «Кияүдән кайту бер дә дан-дәрәҗә түгел, түзәргә тырыш, түзеп яшәүче бер син генә мәллә» – диячәк. «Кеше ни әйтер?» – дип тә өстәргә мөмкин әле. Дөресрәге, бу сүзләрдән ул үзе дә курка иде шул. Бер тапкыр ул, тезмә тауларга чыгып, эч серен түкте. Әзрәктән бу хәл бөтен кышлакка мәгълүм булды. – Монда тауларның да колагы бар, – диде апасы, үзенә чакыртып, – башка юлы анда барма син, үземә килеп сөйләрсең. Кирегә юл юклыгын хатын яхшы аңлый, шуңа апасы авылга кайткан төмсә көнне каһәрли-каһәрли һаман кер уа бирде… Еллар үтте. Каенанасы да гүр иясе булды. Балалар да исәя төште. Тик ике арадагы салкынлык инде бозга ук әверелде кебек. Чөнки Илдария иренең Рәсәйдән күченеп килгән, үз урамнарындагы уйнак Наталья янына йөрүен ишетте. Бу хәбәрдән соң тормыш мәгънәсен бөтенләйгә югалтуын аңлагандай булды. Ул караңгы төндә ире кунарга да кайтмаган иде шул. Гүя аның күңел капкасын җил кыйный, гүя ул каерылырга тора иде. «Әллә яратам микән мин аны?» – дип үз-үзенә сорау бирде хатын шунда. «Сатылган кеше кол була. Кол ярата алмый ул», – дип кабатлады сыман төнге тынлык. Һәм гомеренә бер генә көн дә аны ярата алмавына үкенеп, ачы, әрнүле күз яшьләрен түкте ул. Ә иртән… Иренең күлмәген юып яткан җиреннән, сабын күбегенә баткан кулларын алъяпкычына сөртеп, аны салып өйалды кадагына элеп калдырды да, киемнәрен сумкасына тутырып, балаларын ияртеп, өйдән чыгып та китте. Юлга чыккан кеше ялгыз түгел, ди, вокзалга аны таксида китереп куйдылар. Чакрымнарга сузылган тау тезмәләре, челтер сулы арыклар, өрек агачы күләгәсендә кер уа торган ак ләгән, кандай кызыл олеандрлар – һәммәсе артта калды. Бу дөньяны ул үз итә алмады шул, үзен дә нигәдер чит иттеләр кебек тоелды. – Бөтенләйгә кайттык, – диде ул әнисенә. – Ирең?.. Хатын дәшмәде. Балаларны чишендерде. Ул арада чәй кайнап чыкты. Тиз генә табын әзерләделәр. Капка келәсе күтәрелгәнне ишетеп, әнисе йортка чыгып китте. Аның ачык тәрәзәдән «Кияү!» дип эндәшкәне ишетелде. – Кайттыңмы, кияү?! Кер әйдә! – Ана кеше чамасыз шат иде. Ул кызын ачуланды: – И бала, бала, хәзер кайтып җитә, дип әйтсә шунда… Котым очты, әллә бер-бер хәл булганмы дип торам… Илдария сискәнеп куйды. Тәвәккәлләп, язмышыннан качарга җыенган иде бит инде менә. Нигә соң, кара толыптай сөйрәлеп, һаман аның артыннан килә ул? Нигә? Кай арада белеп өлгергән?.. Кай арада кайтып та җиткән? – Әйдә, керә тор, кияү. Мин хәзер… – Ул лапас якка юнәлде. Ир җәһәт-җәһәт өйгә атлады. – Нигә син һаман минем арттан йөрисең? – Балалар артыннан кайттым мин… – Барыбер җибәрмим аларны синең белән. Ир озак кына идәнгә төбәлеп уйланып торды һәм, күзләрен күтәреп, хатынына карады: – Алайса, үзем калырмын… – дип куйды.

 

* * *

 

Болыннан кайтарып аударган печәннең хуш исе бөтен җиһанга таралды. Ир, борын канатларын киереп сулый-сулый, сәнәгенә таянып, шактый озак кымшанмый торды. Кичке эңгер-меңгердә көтүдән кайтып кергән сыер да хуш искә битараф булып узып китә алмады. Койрыгы белән як-ягына суккалый-суккалый чебен-черки куып, йомры тукранбашларга иренен тидерде, аннан, мөгезләренә элеп, печәнне чөеп үк җибәрде. «М-м-м» дип туклыкка түгел, ә бәлки, табигать байлыгына соклануын белдерде, ахры. Ир аны абзарга куалап кертте. Аннан да табигатьнең гүзәллеккә төренгән якты тибрәнешен сизгән җан иясе, «м-м-м» дип, туктаусыз аваз чыгарып торды. Ир, янә сәнәк сабына сөялеп, печән өстендә күбәләкләр уйнавын, чебен-черки безләвен күзәтте. «Матурлык кемгә генә кирәкми икән? – дип уйлап куйды ул. – Шушы матур дөньядан кемнең китәсе килсен соң?» Шул мәлдә аның күз алдыннан ерак-еракларда калган күрше Наталья шәүләсе шуып үткәндәй булды. Аның яшисе килә иде. Кинәт капка ачылганга, ир бераз сәерсенеп, сискәнеп китте: көтү каршылап, хатыны белән нәни кызы кайтып керде. Алсу бантиклы кызы, җиңел канатларын тибрәтеп уйнаган күбәләкләргә кушылып, печән эченә кереп үк китте. Кулларын ике якка җилпеп җибәрде дә лып итеп артына утырды. Күбәләкләр талпына-талпына чәчләренә кунды. Кызчык үзе утырган печән арасыннан ап-ак ромашка чәчкәсе табып алды, аның якты канатларына нәни иреннәрен бүлтәйтеп өрә-өрә, урыныннан торып басты. Әлегә бары тик матурлыкка гына үрелгән, һәммә ямьгә соклана гына белгән нәни бармак очларын сак кына хәрәкәтләндереп, чәчкәләрнең таҗына үрелде. Аның балалар бакчасыннан эләктереп кайткан сүзләре гаиләнең бер-берсенә тоташкан кылдан нечкә җепләре төсен җетеләндереп, үзгәртеп җибәргәндәй булды.

 

– Лубит, не лубит… – дип кабатлады ул. Өзелгән таҗлар, тыгыз печән арасына шуып төшеп, югала тордылар. Ир белән хатын, өнсез калып, кызчыкны күзәтте. – Лубит, не лубит… «Мәхәббәт кемгә кирәкми? – дип куйды ир, эчтән генә пошынып.

 

– Мөгаен, күңелгә моны табигать үзе саладыр…» – Ул хатынына, сөеп, күз сирпеп алды. «Мәхәббәтсез яшәү яшәү микән соң ул? Бәлки, яшим дип, үз-үзеңне алдалау гынадыр…» – дип уйлады хатын, чын йөрәге белән әрнеп, һәм җиргә төбәлде.

 

Ә еллар үтте дә үтте. Өйдә кышларын да, җәйләрен дә салкын булды. Ниргә тишекләреннән һаман суык җил өрде. Ир өшеде… Һәм, үзе дә аңламастан, адашып китеп җылы эзләде. Тәнен, җанын изрәтерлек җылы җитми иде аңа. Иң мөһиме, ул аның үз өендә булуын тели иде.

 

* * *

 

Билеттан бәхет эзләгән эшләпәле карчыкка төбәлеп, Илдария нигәдер нәни кызының ромашка таҗлары йолкыган мәлен күз алдына китерде. Нишли икән инде ул хәзер? Әнием кайда, дип елыйдыр, мөгаен… Аның йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Кинәт кулындагы бәхет качкан билетына күз төшереп алды. Бер булмагач, булмый икән шул инде ул. «Димәк, язмышым шушыдыр…»

 

Ул күрше Рамисның, сөйгән кызына өйләнеп, Себер якларындагы бер шәһәрдә бик бәхетле яшәп ятуын ишетте. Үзе дә аңа бары тик бәхет кенә теләр иде, әлбәттә.

 

Хатын кире борылырга дип килмәгән иде. Шәһәрдә урнашырга, берәр эш табарга иде исәбе. Аның инде каядыр барып эш белешәсе дә килми башлады. Капкасыннан керүгә үк, автобус билеты кадәрле дә бәхет вәгъдә итмәгән шәһәр аңа дошман булып күренде. Бәлки, әнисе дә хаклыдыр. Ул аңа, капкадан чыкканда: – Тәкәбберлегеңне җиңми торып, сиңа бәхет елмаймас, балам. Әйбәт иреңнең, балаларыңның кадерен белмисең бит. Кияүне ташласаң, бәхиллегем юк. Күзеңне чытырдатып йомсаң, кояш та күренми ул. Гаиләңне ташласаң, салкын сөягемне тотасы булма, – дип, рәнҗешен әрни-әрни түгеп калды. Аның тормышка ашардай бер генә хыялы калган иде: шәһәрдә яшәү… Ул муенына таш аскандай басып тора менә. Димәк, бу хыял да алдавыч кына микән инде? Димәк, аңа җимерелгән язмышы белән яшәү күпкә кулайрак. Ире, балалары, әнисе янында… Тагын ни кирәк инде кешегә? Ул үзенең шундый уйлар уйлый алырга сәләтле булуына сөенеп тә куйды. Әлбәттә, үзе өчен түгел, балалары өчен. Ни дисәң дә, кешедән оят бит әле. Кая китүен бер көн әйтмәсләр, ике көн, ә аннары? Без капчыкта ятмый бит, барыбер бер тишеп чыгар. Ирен, балаларын ташлаган, диярләр. Аннан балаларын сагынырга да өлгерде инде ул. Хатын шәһәр үзәгенә таба якынлашып килүче автобустан төшеп калды да тукталыш каршысындагы биек-биек салкын таш йортларга төбәлеп торды. «Салкынлык… болай да таныш бит ул миңа…» – дип уйлады. Нигәдер, үткән кышта балта белән бәке кырыннан боз чукыган мәлен күз алдына китерде дә кинәт уйлары бер мизгелгә булса да урынында катып калды. «Хыянәткә кем гаепле соң?» дип сорау бирде ул үз-үзенә бераздан. Бу сорауны ул ничә кат бирсә дә, җавабын ачык белә. «Тәкәббер колның да тантана итәсе килә, әмма бар авырлык аның үзенә төшә икән шул» дип, үз-үзен жәлләп, юатып куя иде. Бу юлы да үзен жәлләүдән ерак китә алмады кебек. Һәм барыбер кайтыр юлга, кирегә борылды… Аның тормышын яңабаштан башлыйсы килә һәм моңарчы гел ире киртә булып торадыр кебек тоела иде. Хәзер менә нигәдер алай уйларга да куркып калды. Урам тулы кеше, арада ник бер таныш йөз очрасын! Алар үз мәшәкатьләре белән әвәрә киләләр, хатынны бар дип тә белмиләр иде. Илдариягә коточкыч куркыныч булып китте. Кеше кешегә бәрелгән бер мәлдә, ничектер, сәбәпсез шушы үтә дә ят дулкынга килеп эләккәндәй тоелды. Һәм бу дулкын һич тә аны өскә калкытып чыгарырга сәләтле дә, көчле дә түгел сыман иде. Хатын моны бөтен җаны белән сизде. Илдария, башын күтәреп, зәңгәр күккә төбәлде. Әнә тау тезмәләредәй ак болытлар төньяктан өерелеп йөзеп килә, димәк, көн аяз булачак. Әнисе шулай ди иде балачагында. Димәк, җылытачак та әле. Автобус килеп туктады. Ишекләрен киереп ачып, көткән кешеләрнең һәммәсен иркен күңел белән сыйдырып, җиңел кузгалып китеп тә барды ул. Эчкә кереп баскач, Илдария иркен сулап куйды. Уллары, нәни кызы күз алдыннан йөгереп үткәндәй булды. «Нарасыйларым минем… – дип пышылдады хатын үзалдына гына. – Яши алмам мин сездән башка, яши алмам». Әнисенең рәнҗүле сүзләре колак төбендә яңгырап киткәндәй тоелды: «…бәхиллегем юк… Яхшы хатын яман ирне дә кеше итә…» Хатын учына йомарлаган бәхетсез билетны автобусның ачык тәрәзәсеннән урамга ташлады… Ул, һәммәсенә ризалашып, язмышына таба кайтып бара иде…

Автор: Фирүзә Җамәләтдинова

Бәйле