29 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
- 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, казанлыларны салкын, әмма коры һава торышы көтәчәк.
География фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдән Казанда һава торышы җайга салына башлый. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar