Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

29 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

  • 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, казанлыларны салкын, әмма коры һава торышы көтәчәк.

География фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдән Казанда һава торышы җайга салына башлый. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле