Казанда җир асты кичүендәге павильонны «чистарткан» ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«24 августта иртәнге бишләр тирәсендә билгесез ир-ат кесә телефоннары ремонтлый торган сәүдә ноктасына үтеп кергән һәм аннан 900 мең сумлык техника урлап чыккан. Павильоннан әйберләр югалуын иртән эшкә килгән хезмәткәрләр ачыклаган», — дип белдерделәр полиция бүлегендә.
Эзләү барышында хокук сакчылары Казанда яшәүче 26 яшьлек ирнең эзенә төшкән. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar