Кешелек дөньясына 12 сәгатьлек эш атнасына күчүне юрадылар

-- Лейла

Alibaba Group Корпорациясенә нигез салган бизнесмен Джек Ма киләчәктә кешелек 12 сәгатьлек эш атнасына күчә ала, дип белдерде.

Эш сәгатьләрен кыскартуга ясалма Интеллектны үстерү хисабына ирешергә мөмкин булачак, дип саный эшмәкәр. Технологик прогресс һәм мәгариф реформасы кешеләргә атнага дүрт сәгать кенә эшләргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Кытай бизнесмены RT.

Технологияләр уйлап табылганнан соң кешелекнең буш вакыты артуга мисал итеп, Джек Ма электр энергиясен атады. Ул шулай ук якындагы ике дистә елда һәр дәүләт, сәясәтчеләр һәм гади гражданнар уйлансын, мәгариф системасында шундый үзгәрешләр кертелергә тиеш, үзгәрешләрдән соң балаларыбыз үзләре өчен атнасына дүртәр сәгать хезмәт итәчәк эш урыны таба алсын, дип белдерде.

Сүз уңаеннан, Россиядә бүген дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеге турында яңадан актив фикер алышуга керештеләр. Бу инициативаны Бәйсез профсоюзлар Федерациясе хуплады.

Чыганак: news24today.info

 

Бәйле