Тагын бер популяр ютәл даруы куркыныч тудыра. Дарумы ул, агумы?

-- Лейла

Аның аеруча йөрәккә зыянлы булуы ачыкланган.
Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында илнең даруханәләреннән тагын бер ютәл даруын — “Фармаспал”ны сатудан алырга карар иткәннәр.

“Фармаспал” препаратында йөрәк өчен куркыныч тудыручы фенспирид матдәсе булуы ачыкланган. Франция белгечләре фенспирид матдәсенең зыянлы булуын, аның йөрәк ритмын бозуга, хәтта, йөрәк туктауга китерергә мөмкинлеген исбатлаганнар.

Агымдагы елның 14 августында “Фармаспал” сиропы дәүләт реестрыннан чыгарылган. Элегрәк сатудан “Эреспал”, “Эпистат”, “Эриспирус” дарулары алынуы турында хәбәр ителгән иде.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле