Динара Рәхимованың яңа җыры нинди серләр яшерә? [эксклюзив әңгәмә]

-- Лейла

//Татар Тудей// Ләлә Маннанова//

Татар Тудей эстрада да танылып килүче җырчылар белән таныштыруын дәвам итә. Бу юлы без автор-башкаручы, ТMTV 2018, 2019 премиялары лауреаты Динара Рәхимова белән аралаштык.

— Иҗат белән шөгельләнүегез ничек башланды?

— Мин балачактан ук музыка дөньясында үстем: әтием баянчы һәм өйдә һәрвакыт баян тавышы яңгырый иде. 3 яшьтән җырлый башладым, һәм һәрвакыт халык өчен сәхнәдә җырларга хыялландым. Әтием гел  “баян безнең гаилә әгъзасы кебек, аны хөрмәт итәргә кирәк” дип  әйтә иде. Музыка уен коралларына һәм иҗатка хөрмәт белән карарга кирәк дигән тәрбия алдым. Артист буларак минем үсешем күптән түгел — 2016 елда башланды. Мин үземне сәхнәдә сынап карарга булдым һәм килеп чыкты. Моңа кадәр үзем өчен генә җырладым.

 

— Җырларыгызның сүзләрен дә, көен дә үзегез язасызмы?

— Җырларны үзем язам. Һәрвакытта да җырның сүзен дә, көен дә үзеңә генә язып бетереп булмый. Монда бит барысыда илһамнан тора, илһам килсә бар да була. Кечкенә чактан ук минем җырым мине үзе табачагына ышандым. Күптән түгел шулай килеп чыкты да, минем җырым мине тапты! Бу —  “Серләремне җилләргә сойлим” җыры. Сүзләрен дә, көен дә үзем яздым.

— Гаиләгез бармы?

— Минем әти-әнием, туган апам бар. Үз гаиләм әлегә юк, күрәсең, минем вакыт җитмәгән әле.

— Күптән түгел яңа җырыгыз дөнья күрде —“Серләремне җилләргә сөйлим”. “Бу җыр минем йөрәгемнең иң серле почмакларыннан чыкты” дигәнсез. Шуның турында бераз сөләп китсәгез иде…

— Бу минем тормышым җыры. Аның нигезендә минем хис-кичерешләрем, күңел халәтем. Һәм дә инде шуңа күрә ул минем башка җырларым арасында өстенлек алып тора. Гадәттә мин гел яңа җыр өчен тема эзли, нәрсәдер уйлап табырга, нидән булса да илһам алырга тырышам, ә бу җыр белән алай булмады. Бу җырны язганда мин һәрбер сүзне үзем аша үткәрдем, бер утыруда бер куплетын яздым, шуннан 3 айдан бирле мин бу  шигырь юлларын башымнан  чыгарып ата алмадым һәм әкренләп көен дә яздым. Бу җыр мине шултиклем йотты ки, күпмедер вакыттан соң  мине сайлаган җыр нәкъ  менә шул җыр булуын аңладым.

— Бу җырга клип төшерергә планлаштырасызмы?

— Бик озак та уйлап тормастан, клип эшләрбез дигән фикергә кидек. Чөнки бу җыр миңа гына түгел, ә башкаларга да бик якын булып өлгерде. Кешеләр фильм һәм мультфильмнардан өзекләр алып, минем бу җырыма клип төшерүне сорап, “монтажный вырезкалар” ясый башладылар. Шуңа күрә без сценарий өстендә эшне башларга булдык.

Бәйле