«Ач булмасын, авырлыктан еламасын өчен үтердем» дип аңлата ана кеше баласын үтерүне [видео]

-- Лейла

Башкортстанда югалган бер яшьлек баланы әнисе нигә үтерүен атый: “ач булмасын, авырлыктан еламасын өчен үтердем”.  Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, элегрәк республиканың Дүртөйле районында яшәүче 28 яшьлек хатынның бер яшьлек улының югалуы турында полициягә хәбәр итүе билгеле булган иде. Бер тәүлектән соң малайны үле хәлдә табып алалар, ханымны тоткарлыйлар — ул гаебен таный.

«Тикшерү барышында ачыкланганча, 2019 елның 29 августында төнлә шикләнелүче бер яшьлек баласын буып үтергән, шуннан соң үз йорты территориясендә чокыр казып алган һәм аны күмгән», — диелә хәбәрдә.

Бала җәсәденең ярты метр тирәнлектә шикләнелүче күрсәткән урында табылуы билгеләп үтелә. Тәнне балалар юрганына төреп куйганнар.

«Мин аңа барысы да яхшы булыр дип әйттем», — дип өсти хатын. Кадрларда хатын-кызның куллары калтырана, тавышы калтырый.

Хәзерге вакытта хатын тоткарланган.

Чыганак: "Бизнес-ONLINE"

Бәйле