Илсөя Бәдретдинова 30 август турында: “Гомердә онытасым юк бу көнне”

-- Alfia

// Татар Тудей // Рөстәм Исхакый, Әлфия Фәйзкәбирова // Фотограф: Рамил Вәлиев //

30 август, Республика көнендә, Пирамида концертлар залында «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты булып узды. Республика көне уңаеннан, Tatar Today концертта чыгыш ясаучы җырчыларның әлеге бәйрәм турында беренче тапкыр кайчан ишетүләре турында кызыксынды. Кемдер Республика көнен игълан ителгән көннән башлап белсә, кемдер Казанга килгәч кенә бу бәйрәмне үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова фикеренчә, 30 августны моннан 10 ел элек ныклап бәйрәм итә башлаганнар. “Бу бәйрәм хәзер бөтен милләттәшләребезнең зур бәйрәменә әйләнде. Сабантуйларны да чит илләрдә дә уздырабыз. Читтә яшәгәннәр дә бездә  үткән чараларны карап сөенәләр, горурланалар. Республикам белән мин дә горурланам. Шушы горурлык хисе беркайчан да кимемәсен”, — ди ул.

Татарстан гимны булырлык җыр иҗат итеп, аны тамашачыга җиткерү теләге дә юк түгел аның.

Татарстан бәйсезлеген игълан иткән көнне Татарстанның халык артисты Зәфәр Хәйретдинов Красноярскида концертта була. «Бөтен халык дәррәү килеп кул чапкан иде», — ди ул бу көнне искә алып.

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов әйтүенчә, үз Республикасы горурланырлык булсын өчен яшәгән, эшләгән Республикалар аз. «Кайда гына барсак та, горурланып өйтерлек Республикабызның тырыш халкы, әйтер сүзе, күрсәтерлек нәтиҗәләре бар»,-  ди ул.

Илсөя Бәдретдинова Республика көнен бәйрәм иткәнне 1998 елда беренче тапкыр Казанга укырга килгәч күргән. “Гомердә онытасым юк бу көнне”, — ди ул.  “Безгә ел саен үткәрелә торган бәйрәм булгач, алай ук бик хис ителмидер. Ә менә читтә яшәүчеләр өчен бу зур бәйрәм. Концертта читтән килгән милләттәшләребез дә утыра, аларның күзләре янып тора”, — дип уртаклаша ул сәхнәдәге хис-кичерешләре белән.

Оренбург егете җырчы Рифат Зарипов әйтүенчә, Татарстанга килеп керү – ул үзе бер бәйрәм булган. “Әлеге бәйрәмне концертларда тамашачы белән бергә студент елларыннан бирле бәйрәм итә киләбез”, — ди ул.

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбаков быел беренче тапкыр әлеге бәйрәмгә килгән. “Күп кенә чараларны карадык, миңа бик ошады. Шушы бәйрәмне күрү бәхете татыганга мин бик шат”, — ди ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов 30 августны төрле чаралар, күп халык һәм салютлар белән искә ала икән.

«Республика көне бик зур бәйрәм, чөнки ул читтә яшәүче татарларны да берләштереп тора. Бәйрәм көнендә генә түгел, һәрвакыт читтә яшәүче милләттәшләребез Татарстанның ничек яшәвен, уңышларын күзәтәләр, сокланалар», — ди ул.

Айдар Галимовны шулай ук соңгы арада Татарстан белән Башкортстанның сәяси яктан якынаюы сөендерә. «Без һәрвакыт бергә яшәдек. 31 ел элек Башкортстанда Татарстан көннәре булды. Мин 31 ел элек катнашкан идем. һәм менә быел шундый сәяси вакыйга. Иң беренче чараларның берсе булып бөек Тукайга һәйкәл куелды, уйлап карагыз. Шушы ике лидерның бергә баруына сөенәм. Бердәм булып яшик», — ди җырчы.

Бәйле