21 яшьлек егет Казандагы бер мәктәп янында мылтыктан ата

-- Alfia

Казанның бер районында атыш оештырган егет тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Агентлыкка билгеле булганча, бу кеше Казандагы бер мәктәп янында мылтыктан аткан.

«Вакыйганы үз күзләре белән күргән бер кеше шалтыратып, урамда билгесез егетнең мылтыктан атуы хакында хәбәр иткән. Урынга тиз арада патруль-пост хезмәте вәкилләре, тикшерү-оператив төркеме һәм полицейскийлар барды», — дип белдерделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хокук сакчылары килгәндә, биредә үзен агрессив тоткан кораллы егет йөргән. Полицейскийларны күргәч, ул качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр.

«21 яшьлек егет полиция бүлегендә сорау алган вакытта аңлатма биргән. Ул август ахырында ак төстәге капчык табып алуы, аның эчендә мылтык һәм ике патрон булуы хакында сөйләгән. Ул коралны яшереп куйган, ә кичә, мылтыкны алып, танышы белән очрашуга киткән. Ул финанс проблемасын шулай хәл итмәкче булган. Егет, бер төркем яшьләрне күреп, һавага атып җибәргән», — дип аңлаттылар полиция бүлегендә.

Әлеге факт буенча «Хулиганлык», «Корал, аның төп өлешләрен һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз төстә саклау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: udmurt.media

Бәйле