Вәли Фазлыйәхмәтов белән Гөлназ Гафурова ничек танышалар? Яшь гаилә ничек дин юлына баса? [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей// 

Татар эстрадасының үзенчәлекле һәм матур пар сандугачлары Вәли Фазлыйәхмәтов белән Гөлназ Гафурова «Туган тел» телеканалында баручы «Оста татар» тапшыруында катнашалар. Шунда булган әңгәмәнең иң кызыклы өлешләрен сезгә тәкъдим итәбез.

— “Мәхәббәт” дуэты бик оригиналь исем, бу кемнең идеясы?

 Вәли: Бу идея Гөлсәрвәр апаныкы булып санала диеп әйтергә кирәктер. Чөнки ул безнең дуэтның иң беренче җырының авторы. Никах көне дигән җырның. Менә шул җырны язганда, ул “Мәхәббәт” дуэты дигән исем аласыгыз килмиме дигән тәкъдим ясады.

— Вәли, син Нефтекамсктан, Гөлназ, син Казаннан. Ничек таныштыгыз, ничек кавыштыгыз?

Вәли: Без бергә Ауһадиев исемендәге музыка училищесында укыдык.

Гөлназ: Вәли әле аңарчы Нефтекамскта төзүчеләр әзерләүче техникумда укыган.

— Вәли, ә син ничек төзүчедән җырчыга әйләндең?

Вәли: Бу бик кызык килеп чыкты. Техникумда укыган вакытта, мин төрле иҗади конкурсларда катнаштым. Бер “Студентческая Весна” конкурсына Уфага бардык. Жюрида Уфаның сәнгать әһелләре утыра инде. Алар мине Уфага музыка көллиятенә укырга чакырдылар. Минем күңелемә ул вакытта Уфага караганда Казан якынрак иде. Һәм менә шулай итеп мин Казанга музыка училищесына укырга кердем.

— Мин сезгә сөбханалла диеп кенә карыйм. Үзегез яшь булуга карамастан, дингә килгән гаилә. Ничек булды менә шул юлга килү?

Гөлназ: Тамчыдан күл җыел диеп әйтәләр бит. Бу да шулайрак булды. Ул бит инде уяндым да, килдем дигән сүз түгел. Ул әкренләп-әкренләп, әти-әни тәрбиясенә нигезләнеп, янәшәдә булган дусларың тәэсире белән формалаша…”

Бәйле