Казанда атыш оештыручыны алып килгән машина юл һәлакәтенә юлыга

-- Alfia

Ау мылтыгыннан атыш оештыручыны алып килгән машина йөртүчесе качып китәргә уйлаган, әмма юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

«Автомобиль хуҗасы очрашу урынына иптәшен алып килгән, әмма танышы коралдан атуга, качып китәргә ашыккан. Тик Комаров урамында аның «Опель» машинасы, зур тизлектә, баганага бәрелә. Конструкция җимерелә, автомобиль җитди зыян күргән, ә машина йөртүче качып өлгергән», — дип сөйләде агентлык чыганагы.

Тентү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре машинада өч дәүләт номерын табып алган. Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, бүген Казанның бер районында 21 яшьлек егет аучылык мылтыгыннан ату оештырган. Егетне шунда ук тоткарлыйлар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле