Башлангыч мәктәпкә һөҗүм: һәлак булучылар бар

-- Лейла

Кытайның Хубэй Үзәк провинциясе Эньша шәһәренең башлангыч мәктәбендә һөҗүм оештырылган. Яраланып хастаханәгә салынган 10 баланың сигезе вафат булган, диелә җирле полиция белдерүендә.

Полиция җинаятьчене тоткарлый, һөҗүм оештыручы 40 яшьлек җирле кеше, ул кулга алына.

Зыян күрүчеләрнең барысы да ашыгыч рәвештә хастаханәгә салынган, тик икесен генә коткарып кала алганнар. Тоткарланучының  җинаять кылырга этәргән мотивларның нинди булуы хәбәр ителми. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ир-ат элегрәк кеше үтерергә теләгән  өчен хөкем ителгән булган.

Полиция әлеге мәгълүматларны әлегә раслалмый.

Чыганак:  РИА-Новости
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий