Росстат: россиялеләр начаррак туклана башлады

-- Лейла

Россия гражданнарының керемнәре төшүе нәтиҗәсендә туклану күләме кимеде. Узган алты ел эчендә кешеләр җиләк-җимеш, сөт продуктлары һәм балыкны азрак ашый башлаган. Шул ук вакытта шикәр комы һәм ит куллану күләме, киресенчә, арткан.

Росстат мәгълүматларына караганда, алты ел элек гражданнар үз керемнәренең 30 проценттан кимрәк өлешен азык-төлек сатып алуга кулланган. 2019 елда бу күрсәткеч 48% ка кадәр арткан. Сәламәтлек саклау министрлыгында елына бер кешегә якынча 100 килограмм җиләк-җимеш туры килергә тиеш, дип билгели.

Узган ел илнең бер кешесе якынча 74 килограмм җиләк-җимеш ашаган. Сөт куллану да кирәгеннән ким. Билгеләнгән күләм елына 325 литр булса, статистика буенча, бер кеше якынча 278 литр сөт куллана.

Азык-төлеккә бәяләр арту белән бергә ит эшләнмәләрен куллану арта. Россия Федерациясендә бер кешегә 90 килограмм ит һәм аннан җитештерелгән азык-төлек туры килә.

Шул ук вакытта ит эшләнмәләренең сыйфаты бик түбән булуын билгеләп үтәргә кирәк. Соя яки башка компонентлардан ясалган сосискаларны ит дип атавы кыен. Экспертлар фикеренчә, күп кенә продуктлар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Чыганак: mpuls.net/news

Бәйле