Чаллы үзәгендә 17 яшьлек беренче курс студентын үтерәләр

-- Alfia

2 сентябрьдә кичке сигезләр тирәсендә Чаллы үзәгендә 17 яшьлек яшүсмерне үтергәннәр. Биредәге көллиятнең беренче курсында укучы студент егет үтерүче белән низагка кергән булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, сәүдә-технология көллиятенең беренче курс студенты урам конфликты корбаны булган. Ул быел  «Суыткыч һәм сәүдә җиһазлары электромеханигы» белгечлеге буенча укырга кергән. Фаҗига булган көнне уку йортында тантаналы линейкадан соң, ул дуслары белән очрашып, уку елы башлануын билгеләп үтү өчен очрашырга сүз куешкан.

17 яшьлек үсмер үзе Чаллының Сидоровка бистәсендә яшәгән. Мәрхүмнең әнисе һәм ике абыйсы бар.

Низаг Яңа шәһәрдә «КАМАЗ» мәдәният йорты янында булган. Берничә егет һәм кыз уен мәйданчыгында бер ир-атның балаларга бәйләнүен күреп тора. Алар ир-аттан мәктәп укучыларын тынычлыкта калдыруын таләп итә. Шуннан узып баручы кеше дә бәхәскә кушыла. Ул да ир-атның балаларга комачауламавын таләп итә.

Шуннан соң барысы да таралыша. Үсмерләр төркеме Тынычлык проспекты буенча йөрүен дәвам итә.

Тик балалар мәйданчыгындагы ир-ат тынычланмаган. Ул килеп, пычак белән селтәнә башлаган. 17 яшьлек егет, дуслары фаразы буенча, аның юлын бүлгән. Әмма кайсыдыр мизгелдә пычак аңа кадалган. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткән, әмма табиблар аңа берни белән дә ярдәм итә алмаган.

Һөҗүм итүче ир-атны патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре кулга алган. Ул моңа кадәр хөкем ителмәгән. Аның беркайда да эшләмәүче 23нче комплекста яшәүче 29 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре бара.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле