Шереметьево аэропортында ике самолет бәрелешә [видео]

-- Лейла

Шереметьевода ике самолет: Пекинга юл алган «Аэрофлот» һәм Royal Flight  бәрелешкән. Ике лайнер да канатлар белән бәрелешкән, дип хәбәр итә телеграмм-канал Baza.

Пассажирларны оператив рәвештә эвакуацияләделәр, беркем дә зыян күрмәде.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бәрелешүнең сәбәбе-буксировкада килешмәү — аэропортның җир өсте хезмәтләре дөрес эшләмәгән.

Чыганак: Бизнес-Online

Бәйле