«Олыгайган көндә бер гаепсезгә кеше теленә кереп, кыек карашлар тоеп яшим хәзер»

-- Лейла

Өч хатын аерган дигән даным таралды!

– Шулай килеп чыкты инде: мин өч хатын белән яшәп аерылдым. Беренче хатыннан балалар бар, алар зурлар инде, һәрберсе үз гаиләсе белән яши. Ул хатын белән балалар үсеп беткәч аерылыштык. Без гомер буе шәһәрдә яшәдек, мин заводта эшләдем, зарарлык буенча пенсиягә иртәрәк чыктым. Шәһәрдә яшәсәм дә, гомер буе авылны сагындым. Әмма кайтып яшәп булмады, чөнки авылда эш юк иде. Ә шәһәрдә без һәрвакыт эшле булдык, фатир бирделәр. Мин шофер да идем әле, шабашларым да булгалый иде. Ә пенсиягә чыккач, минем үзем өчен яшисе килде. Калган гомеремне интегеп таш стена арасында түгел, үз ихатамда яшим дип хыялладым. Үзебез үскән йорт тора, анда беребез дә калып урнашмады. Без кайтсак, бертуганнарым каршы түгел иде. Әмма гомер иткән хатынның авылга кайтасы килми булып чыкты. Балалар да шәһәрдә калырга үгетләделәр: безгә авылга кайтып йөрү читен, диделәр. Мин пенсиягә чыккач, шәһәрдә тагын ике ел интегеп яшәдем. Ике ел буе хатынны кайтырга кыстадым. Әмма ул уйламады да.

Аны да аңлап була инде: суы агып торган фатирдан авылга кайтасы килмәгәндер. Әмма суны кертеп була бит аны. Бойлер куйгач, кайнар суы да була. Хәзер безнең авылда бөтен кешедә дә шулай.

Әмма хатын барыбер ризалашмады. Шуның аркасында без тавышланышып, аерылышуга ук барып җиттек. Мин кайтып киттем, ул калды. Гомер яшәгән хатынга шулай нокта куелды. Мин үкенмим дә, сагынмыйм да. алай талашып яшәп булмый ул. Мин шәһәрдә калсам да, талашырга барыбер сәбәп чыгар иде, ул кайтса да, сәбәбе булыр иде. Кайткач, башка районнан бер хатын белән таныштым. Сөйләшеп тордык, аннан күрештек. Бер-беребезне ошаткач, бергә яшәргә булдык. Мине аның балалары да яратты, әни үзе генә яшәгәнгә нык борчыла идек, диделәр. Шулай итеп икенче хатын алып, яшәп киттек. Мин хатын йортына барып тора торганнардан түгел. Йортка кергәнче утка кер диләр. Хатынга барып яшәдеңме – юк инде ул, булмый. Башта хатын бик теләп миңа күченде. Мин аңа барып тормаячагымны алдан ук әйткән идем.

Әмма тора-бара ул мине әкрен генә үзенә кыстый башлады. “Өемне сагынам”, “Әйдә, кайтып килик”, – әле ди. Кайткач, китәсе килми үзенең. Мин анда яши алмыйм бит инде. Ярты ел да булмады, икенче хатын үзенә кайтып китте, мин тагын ялгыз калдым. Киткәндә, мин сине барыбер минем янга күчәрсең дип ышанган идем ди. Күчмим дигәч, күчмим инде. Ник уйлап утырырга аны, юк өметләр белән үзен дә, мине дә ник алдарга кирәк булган? Ул хатын киемнәрен җыйды да, тиз арада кайтып та китте. Кайткач, шактый гына вакыт шалтыратып та ятты әле, килмисеңме соң, ди. Мине үзе артыннан чабар дип уйлаган булган, күрәсең, ияләште дигәндер. Юк! Үземнең йорттан беркая да китмим мин. Аннан соң тагын бер хатын алып кайттым. Өченчесен. Аның белән дә холыклар туры килә сыман иде. Мин чисталык яратам, өстәл тирәсендә тәртип булсын.Үзем дә өйнең эчен гел тәртипләп кенә торам. Гөлләремә кадәр бар. Килеп кергән кеше хәзер дә әйтә миңа: ялгыз ир яши дип уйламассың да монда, диләр.

Әмма бу өченче хатын белән дә барып чыкмады. Алдакчырак, шома хатын иде, берничә тапкыр ялганында тоттым. Ул исерек ир белән атлаган саен алдап яшәп ияләшкән. Ә мин бит эчмим, аек акыл белән яшим. Кыскасы, ул да кайтып китте. Әмма холкы бик әйбәт иде аның, шул исерек ир белән интегеп яшәү генә бетергәндер инде аны. Анысын балаларына үзем илтеп тапшырдым. “Ачуланып, үпкәләп калмагыз, яши алмыйбыз”, – дип аңлаттым.

Малайлары әйбәт, зур кешеләр аның. Минем хәлгә керделәр, куллар биреп хушлаштык. Нишләтәсең инде, язмыштыр. Хәзер өйгә хатын алып кайтырга шикләнәм. Авылда: “Өч хатын аерган ир бит инде ул”, – диләр. Шундый җүнсез даным чыкты. Үзем дә бик каты уңайсызланам. Мине авылда болай хәрмәт итәләр үзе, әмма катлы-катлы хатын алыштырган кешегә барыбер шикләнеп карыйлар. Телгә бер кергәч, авыр. Өченче хатынның киткәнен белгән күршеләр дә кырын гына карый башладылар сыман.

Бәлки үземә генә шулай тоеладыр, кем белгән инде аны. Әмма бөтен кешегә дә хатын аерганның сәбәбен сөйләп йөреп булмый бит. Беренче хатын белән ярар инде, гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Әмма икенче һәм өченче хатыннар белән аерылганга минем гаеп юк бит. Олыгайган көндә бер гаепсезгә кеше теленә кереп, кыек карашлар тоеп яшим хәзер.

Чыганак: Вконтакте

Бәйле