Татарстанда бер ана урамда бала табып, аны шунда ук пакетка салып калдыра [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей//

Татарстан Тикшерү комитеты бер хатын-кызның яңа туган баласын кибет янында ташлап калдырганы төшерелгән видеоны күрсәтте. Кадрлар социаль челтәрдә чыкты.

Видеода хатын-кызның супермаркетны әйләнеп чыгуы һәм сабый салынган кара төстәге азык-төлек пакетын кибет артында  калдыруы күренә.

Тоткарланган 36 яшьлек хатын тулгагының көтмәгәндә урамда башлануы турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Хатын куаклар арасында бала тудырган. Ул кендек бавын өзгән, баланы пакетка салган һәм эш урыныннан ерак түгел урында калдырып киткән. Тиздән сабыйны кибет директоры тапкан», – дип сөйләде Шептицкий.

Аның мәгълүматлары буенча, хатын-кыз кияүдә, 8 һәм 10 яшьлек ике баласы бар. Тикшерүчеләр якын арада бу хатынга өй аресты рәвешендәге чикләү чарасын сайлауны сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм шаһитларны сораштыру бара.

Бәйле