Марат Шәйбаков «Әтисез үсә балалар, әтиләре булса да» җырының серен чишә [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей//

Күптән түгел Марат Шәйбаковның «Әтисез үсә балалар, әтиләре булса да» дип аталган, күңелләрне тетрәндерерлек җыры дөнья күрде. Без аннан җырның тарихын сораштык.

—“Әтисез үсә балалар, әтиләре булса да” дигән җырның  сүзләре  Чишмә районыннан килеп эләкте.  Нишләптер инде,  кызганычка каршы, бик күп шундый гаиләләр, бик күп аерылышулар. Шуңа күрә инде миңа бу җырның сүзләре йорәккә ятты. Бик күп көйләр язган юк инде, шул ара-тирә язгалыйм.  Бу җырның инде көе дә ничектер җайлы гына килеп чыкты. Мин аны башта Инстаграмга куеп карадым, комментариялар җыелды, бик күп кеше “бу җыр кйчан чыга?” диеп сорый башлады. Һәм менә нихаять без бу җырны эшләп чыгардык.

Әтиләр бәлки бу җырны ишетерләр, колак салырлар.  Шундый тирән мәгънәле, тарихы булган җырлар күңелгә ничектер якын.

—Тирән тарихлар булмагандыр бит язмышыңда?

—Юк Аллага шөкер. Тормыш иптәшем Ләйсән, ике балам бар. Барысыда яхшы.

 

Бәйле